Accessibility links

сишәмбе, 6 декабрь 2016, Казан вакыты 08:53

Довгий 9 елга хөкем ителде


Русия прокуратурасы каршындагы Тикшерү комитетының элекке башлыгы Дмитрий Довгийга 9 еллык төрмә җәзасы бирелде. Мәхкәмә Довгий 750 мең евро ришвәт алуда, эш вәкаләтләрен арттыруда гаепле, дигән карар чыгарды.

Элегрәк Җәмәгать утырышчылары мәхкәмәсе дә аны гаепле дип игълан итте. Довгий ришвәт алуны танымый һәм мәхкәмәләшүне дәвам иттерергә уйлый.

Довгий Тикшерү комитетында эшләгәндә Русия финанслар министры урынбасары Сергей Старчак һәм Русиянең наркотик әйләнешен контрольдә тоту Идарәсе вәкиле Александр Бульбов эшләрен алып барган.

XS
SM
MD
LG