Accessibility links

Кайнар хәбәр

Башкорт депутатлары “суверенитетны” бетерми


Башкортстан Дәүләт Җыелышы-Корылтайның язгы сессиясенең соңгы 16нчы утырышы 9 июльгә тәгаенләнде.

Бу хакта парламентның президиумы киңәшмәсендә килешенде. Җәйге яллар алдыннан депутатлар кырыкка якын мәсьәләне тикшерәчәк, күп кенә кануннарны карап, аларның кайберләрен соңгы укуда тикшереп кабул итәчәк дип көтелә.

Башкортстан Дәүләт Җыелышының шушы соңгы утырышы көн тәртибе сәясәткә якынрак булган күп кенә кеше өчен кызыксыну уята иде. Нәкъ менә шушы утырышта Башкортстан конституциясендәге маддәләрдән “суверенитет” төшенчәләрен алып ташлау мәсьәләсе дә каралыр, дип фаразланган иде. Ни өчен дигәндә, Русия конституция мәхкәмәсе карары шуны таләп итә. Әмма Башкортстан парламентының 9 июльдә үтәчәк соңгы утырышы көн тәртибенә бу мәсьәлә кертелмәгән булып чыкты.

Гомумән, бу мәсьәләдә Башкортстан депутатлары нинди фикердә икән соң? Шушы сорауга җавап алу өчен, без Башкортстан парламенты комитеты рәисе Зөфәр Еникеевка мөрәҗәгать иттек.

“Без суверенитет” төшенчәсен үзебезнең төп кануннан алып ташлау хакында уйлаганыбыз да юк әле”, диде Зөфәр Еникеев.

Зөфәр Еникеев сүзләренчә, Башкортстан депутатлары республиканың азмы-күпме мөстәкыйльлегенә балта белән чабучы федераль үзәкнең гамәлләренә каршы торырга тырышачак.

“Без әле һаман да төбәк җитәкчеләрен турыдан-туры сайлау булырга тиеш дигән фикеребезне дә парламент мөнбәреннән Мәскәү тарафларына җиткерү омтылышларыннан ваз кичмибез, - ди Зөфәр әфәнде. - Чөнки халык фикерен белешүнең соңгы нәтиҗәләре дә турыдан-туры сайлауларны яклаучыларның күбрәк булуын күрсәтте. Милли республикаларны кысу хәтта аларның телләрен кысуга кадәр барып җитте. Монысы инде бөтенләй дә бернинди кысага сыймый. Советлар берлеге таралган кебек, Русия дә таралырга мөмкин. Шуны Русия җитәкчеләре аңламый. Һаман бер тырмага басалар”.
XS
SM
MD
LG