Accessibility links

сишәмбе, 6 декабрь 2016, Казан вакыты 06:04

БМО һәм ЕИХО күзәтүчеләре Грузиядән китә


Европада Иминлек һәм Хезмәттәшлек Оешмасы( ЕИХО) күзәтүчеләре Грузиядән китә.

Оешма 20 күзәтүченең Каралетидагы эш урынын ташлап китүен хәбәр итте. БМО Генераль Секретаренең Тынычлык урнаштыру чаралары өчен җаваплы ярдәмчесе, бүгеннән башлап Грузиядән БМОның 130 лап күзәтүче китә башлый, дип хәбәр итте.

Русия шушы халыкара оешмаларның Грузиядә эшләү мөтдәте дәвам иттерүгә каршы чыкты.

Август аендагы низагтан соң Грузиядә урнаштырылган Европа Берлегенең 225 күзәтүчесе эшләрен дәвам иттерәчәк.

XS
SM
MD
LG