Accessibility links

дүшәмбе, 5 декабрь 2016, Казан вакыты 19:37

1 июльдән Русиядәге барлык казинолар үз эшен туктатырга тиеш була. Татарстанның Кама Аланы бистәсендәге уен шәһәрчеге дә.

1 июльдән яңа федераль канун нигезендә, бары 4 җирдә генә махсус шундый уен үзәкләре калачак. Алар арасына Кама Аланы кермәгән.

Бу көннәрдә күп кенә уен үзәкләре үз эшен төгәлли. Мәскәүдә иң озак эшләгән «Метелица» казиносы ишегенә ике язу эленгән: «16 ел ышанычыгыз өчен рәхмәт» һәм «Әлеге урын арендага бирелә».

«Метелица» янында гына яшәүче Екатерина Пушкова сүзләренчә, бу казино Мәскәү тарихының бер чалымы.

«Аның турында төрле риваятьләр дә бар», ди ул.


Русия Лас-Вегасы - буш

2006 елны Русия президенты булган Владимир Путин казиноларны чикли торган канун тәкъдим итте. Һәм 2009 елның 1 июленнән уен үзәкләре бары 4 урында гына калачагы мәгълүм булды: Ерак Көнчыгыш, Алтай крае, Калининград һәм илнең көньягында - Азов диңгезе янында.

Русиянең Лас-Вегасы булачак диелгән әлеге җирләр хәзергә буш.

Дистә елдан артык казинолар тотучы «Storm International» ширкәте җитәкчесе Майл Боеттчер моның тиз генә эшләп китәчәгенә ышанмый.

«Алар 1,5-2 елда юл, су, халык булмаган җирдә дүрт Лас-Вегас төземәкчеләр иде. Әмма бу чынга ашмас эш, хәтта ки идеясе бик яхшы булса да», ди ул.

Боеттчерның Русиядәге ширкәтендә 6 меңләп кеше эшләгән.

Гомумән, яңа канун гамәлгә кергәч, уен үзәкләрендә хезмәт итүче ярты миллионга якын кеше эшсез калачак.

Тат-Вегасның гомере кыска булды

Әлеге проблема Татарстанны да читләтеп узмастыр. 2006 елның апрелендә Кама Аланында уен шәһәрчеге төзелгән иде.

Әмма хәзер үзәкне ябу меңләгән кешене эшсез калдырачак. Өстәвенә, белгечләр бу бизнесның республика казнасына дистә миллионнар сум салым китергәнен дә искә ала.

Әлбәттә, бу уен автоматларыннан зыян күрүчеләрне яңа канун сөендерде генә. Чөнки анда отттырып фатирларын, бар мөлкәтләрен саткан кешеләр бар. Шуның аркасында гаиләләр дә таркалды.

Пушкова сүзләренчә, уен үзәкләрен ябу күп кенә гаиләләрне саклап калачак.

Исеме белән җисеме

Уен бизнесы түрәләре исә соңгы көнгә кадәр канун кичектерелер дип өметләнде. Әмма Русия президенты Дмитрий Медведев бу өлкәдә чигенмәде.

Ләкин бүген федераль канунның уен бизнесына кагылышлы маддәләре бик зәгыйфь һәм аларны җиңел генә урап узып була.

Яңа канун гамәлгә кергәч тә, күп кенә уен үзәкләре интернет-кафе, лоторея клубы исеме астында эшләүгә күчәргә мөмкин.

XS
SM
MD
LG