Accessibility links

Кайнар хәбәр

“Әлифба” өчен көрәш кыза


Уфадагы “Әлифба” исемле прогимназия өчен көрәш кыза бара.

Прогимназия - балалар бакчасы һәм түбән сыйныф татар мәктәбеннән гыйбарәт. Прогимназия җитәкчелеге мәгариф бүлегеннән уку йортын ябу турында күрсәтмә алган. Ата-аналар моның белән риза түгел. Чөнки Уфа үзәгендәге бу бердәнбер татар мәктәбе.

“Әлифба” проогимназиясендә укучы балаларның ата-аналары комитеты һәм Башкортстан татарлары конгрессы башкарма комитеты әгъзалары утырышы узды. Анда прогимназияне яклап республика җитәкчеләренә мөрәҗәгать кабул ителде. Шулай ук каршылык чаралары уздыру килешенде.
XS
SM
MD
LG