Accessibility links

җомга, 9 декабрь 2016, Казан вакыты 22:20

“Башкнефть” компаниясенең еллык җыелышы узды


Анда компаниянең яңа директорлар шурасы сайланды.

Аңа 9 кеше кергән. Шуларның берсе генә башкортстанлы, калганнар барысы да Санкт-Петербургның “Система” компаниясеннән.

“Система” ягулык компаниясен йотканда үзгәрешләр булмаячак дип ышандырган иде. Ләкин җитәкчелек үзгәрү белән, тармактагы хезмәт хаклары кыскартылды. Мортаза Рәхимовның кысылуы белән хезмәт хаклары кире элекке күләмгә кайткан иде.

Инде килеп, 1нче июльдән кыскартулар башланачак. Бу турыда ягулык-энергетика тармагы хезмәткәрләре ирештерде.

XS
SM
MD
LG