Accessibility links

Кайнар хәбәр

Европа Берлегендә Швеция рәислек итә башлый


1нче июльдән Европа Берлегендә рәислек итү вазыйфасы Чехиядән Швециягә күчте. Ил бу урында төп игътибарны икътисади кризис һәм климат үзгәрүенә бирергә җыенуын белдерде.
Бүген Стокһольмда Еврокомиссия утырышы булачак.

Швеция идарәсе авыр чорга туры килде. Европа парламенты әле яңа гына сайланды, Еврокомиссия яңадан билгеләнергә тиеш, икътисади кризис дәвам итә. Ирландиядә Лисабон килешү мәсьәләсендә рефендумның үткәрелүе дә, блок өчен сынау булырга мөмкин.
XS
SM
MD
LG