Accessibility links

Кайнар хәбәр

Шайгалимовка янаган булганнар


Красноярскида төрмәдә "Башка Русия" хәрәкәтенең активисты Рим Шайгалимов үлгән. Җинаятьләрне үтәү федераль хезмәте идәрәсе aны тәрәзәдән сикергән дип белдерә.

Рим Шайгалимов Красноярски төрмәсендә узган елдан бирле утыра. Аны милициягә һөҗүмдә гаепләп, 5,5 елга хөкем иткәннәр иде. 9 май көнне ул хокук саклаучыга байракның таягы белән суккан булган. Соңыннан әлеге кешенең җәмәгать куркынычсызлыгы милициясе башлыгы булуы ачыкланган.

Шайгалимовның адвокаты аңа чыгарылган карарны җиңеләйтү өчен тырышып йөргән. Хатыны һәм оппозиция аның белән элемтә инде моннан ярты ел элек үк туктатылганын әйтә. Чөнки төрмәдән хатлар килүе туктаган.

Шайгалимов 27 июнь көнне үлгән. Красноярски краеның җинаятьләрне үтәү федераль хезмәте идәрәсе матбугат хезмәте башлыгы Екатерина Броцман белдерүенчә, тоткынның тәрәзәдән сикерүен төрмәгә куелган видео төшереп калган.

“Ул тулай торакның 4-нче катыннан сикергән. Аны камера төшергән. Кызганыч, җәрәхәтләре каты булу сәбәпле, ул үлгән”, ди матбугат үзәге хезмәткәре.

Броцман сүзләренчә, Шайгалимов үзен элек тә сәеррәк тоткан һәм психологта хисапта торган.

“Июнь аенда ул төрмә кагыйдәләрен каты бозды. Аның үз-үзен тотышында да сәер вакытлар булгалый һәм ул тоткыннар белән низагка да керергә мөмкин иде”, ди ул.

Матбугат хезмәте җитәкчесеннән аны җәберләмиләр идеме дип тә кызыксындык.

“Ул төрмә җитәкчелегеннән канәгатьсезлек белдермәгән. Соңгы тапкыр психолог белән аралашуда җитәкчелектән риза булмавы турында әйтмәгән”, ди Боцман.

Шул ук вакытта Шайгалимовның туганнары аның психик яктан сау-сәламәт булуын әйтә.

“Әлбәттә, хәзерге вакытта төрмәдә булганда ул аек акылда дип билгеләнгән, әмма аның кайбер тайпылышлары бар иде”, ди матбугат үзәге хезмәткәре.

Шайгалимовның хатыны Людмила ирен үтергәннәр дип саный

Чөнки аңа “төрмәдән исән чыкмаячаксың” дип янаган булганнар.

Людмила әйтүенчә, үләр алдыннан аның ирен каты кыйнаганнар һәм буганнар.

“Моны каза дип күрсәтергә тырышсалар да, аны үтергәннәр. Күрәсең, өстән шундый боерык булгандыр. Без моргка кереп мәетне карадык, аны буганнары ачык күренеп тора. Шулай ук аның кан тамырлары да киселгән, чәнчелгән җәрәхәтләр дә бар. Эчке әгъзалары кыйналудан зыян күргән. Бәлки аны тәрәзәдән ташлап та тормаганнардыр әле...”, ди ул.

Шайгалимовның якыннарына Броцман әйткән видеоязманы һәм үз-үзенә кул салуны билгеләүче башка дәлилләрне дә күрсәтмәгәннәр.

“Видеоязманы күрсәтмиләр, документларны бирмиләр. Төрмә башлыгы да безнең белән очрашмады. Тикшерү нәтиҗәләре дә 30 көннән генә билгеле булачак. Мин бәйсез эксперт җәлеп итмәкче идем, әмма алар: “Без үзебез дә бәйсез, эшебезне бик кадерлибез дип әйттеләр”, ди Шайгалимова.

Шул ук вакытта аның сүзләренчә, барлык җиткерелә торган мәгълүматлар бик төрле.

“3-нче катта кыйнашканнар дип белдергән булдылар. Икенче берәү исә моның каты режимлы төрмә булуын һәм 4 катта яшәгән кешенең 3-гә төшәргә хокукы булмавын әйтә. Соңгы вакытта ул карцерда тотылган. Миңа калса шикаятьне крайның прокурорына бирергә кирәк”, ди Людмила.

Эдуард Лимонов: элемтә күптән югалды

Шайгалимовның туганнары һәм адвокат бәйсез тикшерү уздыруны таләп итәчәк. “Башка Русия” оппозиция тарафдарлары да бу иң дөрес юл дип саный. Хәрәкәтнең җитәкчесе Эдуард Лимонов сүзләренчә, ул Шайгалимов белән ике тапкыр очрашкан.

“Сау-сәламәт, тормышны яратучы, ачык күңелле кеше кебек тоелды. Красноярскида оппозициянең бер символы булып торды һәм аны барысы да белә иде. Ул үзе генә дә йөзләгән пикетта катнашты. 52 яшьлек көчле кеше иде. Ә бу яшьтәге кегеләр бик сирәк үз-үзләренә кул сала. Минем фикеремчә, җинаятьләрне үтәү федераль хезмәте идәрәсе сөйләгәннәр дөрес түгел, чөнки туганнары да без дә аның белән элемтәне инде күптән югалттык һәм бу безне шикләндерде. Нидер буласын сизгән идек, ”, ди ул.

Лимонов әйтүенчә, алар җинаятьләрне үтәү федераль хезмәте идәрәсенә ышанмый. Чөнки элек күп кенә тоткыннар баш күтәрүләрен әйткән булган, ә идәрәдә исә берни булмады дип белдергәннәр.

“Без бәйсез тикшерү таләп итәчәкбез. Ничек инде ул тәрәзәдән сикерә алсын, төрмәдә бит барысы да ябык”, ди ул.

Шайгалимов элекке опера җырчысы һәм фоторәссам иде. “Башка Русия” хәрәкәте активисты булгач йөзләгән пикет уздырды. 3 ел элек милиционерны кыйнауда гаепләнеп, ул инде 6 ай төрмәдә утырып чыккан иде.
XS
SM
MD
LG