Accessibility links

дүшәмбе, 5 декабрь 2016, Казан вакыты 15:33

Татар дәүләт фольклор үзәге мөдире Фәнзилә Җәүһәрова: “Халык иҗаты – югары сәнгать нигезе”, ди. Казанда узган фольклорга багышланган конференциядән соң фикерләр дә төрле.

“Милләт буларак оешканга гасырдан артык вакыт узган, үз йөзе булган һәм профессиональ сәнгатьле халык буларак дөньяга танытуны фольклор нигезе аркылы гына башкара алабыз”, ди Фәнзилә Җәүһәрова.

Аның фикеренчә, бүген Татарстан мәдәният министрлыгы алып барган сәясәт үрнәк булып тора. “Шүрәле” балетының Петербурдагы Мариин театрында куелуы һәм көчле алкышлар әлеге сәясәт нәтиҗәсе.

“Йосыф кыйссасы” балеты да шушы ук фольклор нигезе. Кол Галинең бөек шәхес икәнлеген беләбез. Язма әдәбият һәм фольклорның бер бөтен булып китүендә генә без аны саклап калып югары сәнгать дәрәҗәсенә меңгерә алдык”, ди Җәүһәрова.

Тузаннарын кагар чак…


Төмәннән килгән фольклорчы, фәннәр кандидаты Луиза Ильясова исә халык авыз иҗаты җыелып, тупланып саклагычларда шулкадәр күп булып ята, аны халыкка тәкъдим итү, пропагандалау вакыты җитте, дип белдерә.

“Җыентыклар да чыгарырга вакыт җиткән. Төмән өлкәсеннән генә дә күпме материал җыелган. Тел, әдәбият һәм сәнгать институтында гына да бик күп материал ята. Аларны электрон вариантка күчерергә кирәк.

2006 елда беренче адым эшләнде. Мин үземнең җыр җыентыгымны чыгардым. Анда себер татарларының биш халык җыры да кергән. Аларны үзем яздырып, үзем эшкәрткән идем. Хәзер концертларда башкарып йөрим. Аны халык та җырлый башлады. “Циям” көенә бииләр дә”, ди Луиза Ильясова.

Төбәкләп җыелу зарур

Фатыйх Урманчеев
Галимҗан Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм сәнгать институтының халык авыз иҗаты бүлеге мөдире Фатыйх Урманчеев фольклор җыючы галимнәргә һәрдаим җыелып тору кирәк ди.

“Киләчәктә мондый конференцияләрне төбәкләрдә: Татарстан, Башкортстан, Чуашстан, Удмуртия, Мордва буенча да үткәрергә мөмкин. Урал, себер татарлары да бар бит әле”, ди Урманчеев.

Аның сүзләренчә, Казанда узган чарада Русия төбәкләреннән һәм чит илләрдән дә 50гә якын фән эшлеклесе катнашкан. Чакыру алмыйча, Татарстан башкаласында шундый чара узуны ишетеп, үзләре килгән галимнәр дә булган. Килә алмаучылар үзләренең тикшеренүләрен җибәргән.

Бәйләнешләр өзелгән иде


Ким Миңнуллин
1979 елдан бирле фольклор проблемаларын уртага салып сөйләшкән җыен булмаган, ди Тел, әдәбият һәм сәнгать институты мөдире Ким Миңнуллин. Шуннан соң, Советлар Берлеге таркалгач бигрәк тә, галимнәр арасындагы бәйләнешләр дә өзелгән.

“Бу конференция фәнне бер тирәгә туплау һәм алга таба аңлашып эшләүгә этәргеч булачак. Икенчедән, резолюцияне тикшергән вакытта ниндидер координация үзәге кирәклеге турында фикерләр әйтелде. Китаплар чыгару турында да әйтелде”, ди Ким Миңнуллин.

Ким Миңнуллин сүзләренчә, Русия фәннәр академиясендә бик күп юнәлешләр буенча фәнни шуралар эшләп килә. Әмма фольклор буенча фондый шура юк икән. Советлар Берлеге заманнарында булган ул.

Үзәк әлегә битараф

Русия фәннәр академиясе илдәге төрле халыклар иҗатын фәнни яктан өйрәнеп хезмәтләр яклауны кирәк санамый, мөгаен. Шуңа күрә, Казанга җыелган галимнәр Мәскәүгә шундый шура булдыру тәкъдиме белән дә чыгарга җыеналар. “Ниндидер зур өметләрем, кызганычка каршы, юк”, дип Ким Миңнуллин алга таба Русиядәге төрле милләтләрнең фольклорын өйрәнүгә үзәктән ярдәм һәм куәтләү булачагына шик белдерә.

Фольклор – милләт йөзе


Фәнзилә Җәүһәрова
“Фольклорны өйрәнү, аны саклау – ул милләтнең йөзен саклау. Милләт йөзе ул авылда гына түгел. Милләт йөзе профессиональ сәнгатьтә дә, уку-укыту, белем бирү системасында да, нәшриятләре булу да да. Ягъни глобаль зур мәдәни ясылык ул.

Фольклорның актуаль мәсьәләләренә багышланган конференция үткән икән, безнең татар фольклористикасының актуаль мәсьәләләре алдында халык авыз иҗатын җыю теориясен булдырып аны югары профессиональ сәнгатькә бирү юлларын, аның технологияләрен эзләү - төп максатларның берсе булып тора”, ди Фәнзилә Җәүһәрова.

XS
SM
MD
LG