Accessibility links

Кайнар хәбәр

Мөселманнар грипп аркасында хаҗдан баш тартырга җыенмый


Хаҗга багышланган конференциядә катнашучылар A/H1N1 гриппы аркасында хаҗ сәфәрләренең кире кагылуы хәбәрләрен провокация дип атадылар. Хаҗга багышланган конференциясе Казанда атна башында башланды.

"Идел-хаҗ" үзәгенең башлыгы Рөстәм Гатауллин, яңа гриппның хаҗ кылуга тәэсир ясавы мөмкин, әмма мөселманнарның аның аркасында гына изге сәфәргә чыгудан баш тартуын күз алдына китереп булмый, диде.

Татарстан мөфтие Госман хәзрәт Исхаки, хаҗның кире кагылу ихтималы турындагы хәбәрләргә игътибар итмәскә чакырды.

Русия хөкүмәте каршындагы Хаҗ шурасы башлыгы Андрей Себенцов, 25 мең Русия мөселманнарының иминлеге һәм уңайлыклары гарантияләнә, диде. Аның өчен әзерлек һәм оештыру эшләрен яхшы дәрәҗәдә алып бару кирәк, диде Себенцов.

Аның сүзләренчә, быел шушы яңа грипп куркынычыннан тыш, Согуд Гарәпстанының җир транспорты белән килгән хаҗилар өчен чикне ябу кыенлыгы да килеп чыгарга мөмкин. Мәккәгә очкычта бару хаҗ сәфәреннең бәясе артуына китерергә мөмкин, диде Себенцов.

Быел хаҗ йоласы көз ахырында узарга тиеш.
XS
SM
MD
LG