Accessibility links

якшәмбе, 4 декабрь 2016, Казан вакыты 23:37

Белград Универсиадасында "татар йорты" ачылды


Сишмәбе көнне Белградта башланган XXV Универсиада кысаларында “Рус-татар” йорты ачылды.

Ул “Студентлар авылы”ннан ерак түгел, Белград каласының матур бер урынында урнашкан.

2нче июльдә анда Татарстан премьер-министры Рөстәм Миңнеханов, Казан шәһәр башлыгы Илсур Метшин исеменнән кабул итү мәҗлесе үтәчәк. 5 июльдә исә Сабан туеның үткәрелүе көтелә.

Шулай ук "Рус-татар йорты"нда рус халык бәйрәме, Русия байрагына багышланган чаралар да планлаштырылган.

Белградтагы Универсиада белән танышырга Казан вәкилләре дә китте. Алар чараның ничек итеп оештырылуын өйрәнә.

Татарстаннан анда премьер-министр Рөстәм Миңнеханов, спорт һәм туризм министры Марат Бариев, Казан шәһәр идарәсе вәкилләре, "Яңа гасыр" иярчен каналы башлыгы Ильшат Әминов һәм башка рәсми кешеләр катнаша.

2013 елгы Универсиада Казанда үтәргә тиеш.

XS
SM
MD
LG