Accessibility links

җомга, 9 декабрь 2016, Казан вакыты 08:44

1 июль көнне Татарстан басмалары яңа тираж белән чыкты. Укучыларның саны бераз кимүен журналистлар финанс кризистан бигрәк, кешеләрнең рухи кризиста булуына бәйли.

Язылу кампаниясе тәмамлануга бер атна кала бу тармактагы белгечләр татар матбугатына язылучыларның саны кимиячәген фаразлаган иде. Берәүләр моны җәйгә сылтаса, икенчеләр тираж кимүенең сәбәбен финанс кризистан күрде.

1 июльдә газет-журналлар алдагы ярты еллыкта булачак тиражларын игълан ите. Үзгәрешләр күп түгел, шулай да бар. Мәсәлән, “Ватаным Татарстан” газеты элеккечә 16000 якын укучы җыя алган. “Шәһри Казан” басмасы тиражын 7000, “Республика Татарстан” 26000 данә дип куйган. Казанның иң танылган басмаларының берсе “Вечерняя Казань”ның тиражы исә, 32000нән 28000гә төшкән. Федераль газетларның төбәк басмалары белән чагыштырганда хәлләре күпкә яхшырак. Мәсәлән, “Коммерсантъ”ның тиражы 85000нән 101000гә күтәрелгән, “Известия” басмасы да 175000 укучысын саклап кала алган.

Республикада чыгучы хосусый басмаларның тиражлары да зарланырлык түгел. Соңгы елларда бу газет-журналлар дәүләт басмаларына караганда да күбрәк укучыны җәлеп итә ала. Мәсәлән, “Безнең гәҗит” басмасы. Аның бүгенге тираж 21550 данә. Газетның баш мөхәррире Илфат Фәйзрахманов сүзләренчә, җәй көннәрендә тиражның артуы аның өчен көтелмәгән хәл.

“Тиражыбыз 700-800 данәгә генә артса да сөенәбез. Чөнки гадәттә җәй көне тиражның кимүе гадәти күренеш. Гадәттә ул көзгә арта. Шуңа күрә жәй көне тиражның артуы безнең өчен бигрәк тә кадерле”, ди Фәйзрахманов.

Газетларның бүгенге хәленә кагылганда, Фәйзрахманов фикеренчә эшләр бал да май түгел. Кризис та нык йогынты ясый. Халык аның тәэсирен нык сизмәсә дә, инде хәзер үз “тукта кризис диләр бит әле, газетка язылудан тыелып торыйм”, дип фикер йөртә, ди ул. Финанс кризисы ул килә дә китә торган күренеш. Басмалар өчен иң куркынычы исә, матди кризис түгел, ә укучыларның күңел кризисы, ди Илфат Фәйзрахманов.

“Хәзер газет укучы кешеләр кими бара. Монысы зур, рухи кризис. Шушыннан сакланырга иде. Кызганычка каршы бу кризисны туктатып булмый. Элек бер кеше 10-15 газетка язылса, хәзер инде сайланып, берне генә алдыралар. Укучының әзәювендә матбугат чараларының да гаебе бар. Күп кенә җыелышларда кайбер журналистлар “нишләп безне укымыйсыз, газет-журнал укырга кирәк, дип халыкка орышып эндәшә. Әмма басмалар үзләре дә тырышырга тиеш. Иң элек журналистлар халыкны җәлеп итә алырлык газет чыгарырга тиеш. Аннан соң халык аны өндәмичә дә, үзе күреп укый башлаячак”, ди Фәйзрахманов.

Газет-журнал тиражларын арттыру өчен матбугатка мәҗбүри яздыртуны да бетерергә кирәк инде, ди журналист.

“Газетка мәҗбүри яздырту кешедә протест хисен тудыра дип уйлым. Һәм ул килгән басманы да кеше укымыйча тотып кына бәрә торган дип беләм. Мәҗбүри яздыртып без укучыны үзебездән читләтәбез генә”, ди Фәйзрахманов.

“Ватаным Татарстан” газеты баш мөхәррире Миңназыйм Сәфәров, узган ярты еллыктагы тиражны саклап кала алдык. Әмма хикмәт аны саклап калуда түгел, ә арттыруда иде, ди ул.

“Без газетның тиражын арттыру ягын карыйбыз. Минемчә, бу эштә совет почтасына гына таянып ятып булмый. Почтальон таратып күбрәк укучы яздырыр дигән өметләребезне җуйдык инде. Бүгенге көндә иң мөһиме кешегә мөмкин кадәр күбрәк якынаю. Чөнки нинди генә яхшы басма чыгарсаң да, аны сата белмисең икән, үзеңә генә үпкәләргә кала. Шуңа күрә үзебез җитештергән продуктны кешегә җиткерергә дә өйрәнергә тиешбез. Моны башкарып чыгуы авыр, әмма без бу эшкә тотыначагыбызны өздереп әйтә алам”, ди Миңназым Сәфәров.

Тиражлар кимемәсә дә, Татарстан матбугатына якын белгечләр исә борчылу хисен белдерә. Алар фикеренчә, бу саннар формаль рәвештә генә күрсәтелергә мөмкин. Әмма “чирен яшергән-үлгән” дигән халык мәкален искә алып, бу очракта матбугат җитәкчеләре үз-үзләренә начаррак кына ясый, ди алар.

XS
SM
MD
LG