Accessibility links

Кайнар хәбәр

Бирдемөхәммәдов Медведевны "Ефәк юлы"на чакырды


Төркмәнстан президенты Корбангули Бирдемөхәммәдов Русия президенты белән сөйләшкәндә аны Казан-Ашхабад автоузышлары тәмамлануына туры китереп рәсми сәфәргә килергә чакырды. Бу хакта Төркмәнстан телевидениесе хәбәр итте.

Ике ил башлыгы бу ярыш спорт бәйгесе кысаларыннан чыкты, аның маршруты илләрнең дуслыгын ныгытырга ярдәм итә дип әйтте, дип хәбәр итте "Татар-информ"агентлыгы. "Ефәк юлы" узышлары 5 сентябьдән алып 13 сентябрьгә кадәр Русия, Казакъстан, Төркмәнстанда үтәчәк.

50ләп йок машинасы һәм 100гә якын җиңел машина Казаннан 5нче сентябрьдә Ашхабадка юлга чыгачак. Бу трассаның кыенлыгы һәм озынлыгы ягыннан, Дакар узышыннан соң икенче шундый зур ралли булачак.

"Ефәк юлы" узышларын әзерләүдә "КамАЗ-Мастер" командасы катнашта.
XS
SM
MD
LG