Accessibility links

Кайнар хәбәр

Татар һәм башкорт уртак мөрәҗәгать кабул итте


Ринат Закиров
Ринат Закиров

Анда “Русиядәге милли сәясәт нигезләре” федераль кануны концепиясе Советлар иленең хаталарын кабатлый диелгән.

Бу турыда татар конгрессы рәисе Ринат Закиров “Азатлык” радиосы журналистлары белән булган очрашуда әйтте.

Татар-башкорт халкы Русиядә милли сәясәтнең дөрес алып барылмавы –күпмилләтле илнең киләчәгенә куркыныч тудыра дип саный.

Мөрәҗәгатьтә “Советлар иле милли үзенчәлекләре булмаган “совет халкы” тәрбияләргә тырышты. Бу күренешләр җәмгыятьтә, милләтләр арасында каршылыклар китереп чыгарды. Ахыр чиктә ил таркалды” диелгән.

Татар конгрессы һәм Башкорт корылтае Русиядә яшәргә мәҗбүр булган халыкларны бетерү сәясәте яңадан башланды дип саный. “Русиядәге милли сәясәт нигезләре” кануны Русиянең милли төзелешен исәпкә дә алмый, хәтта моны кабул да итми, диелгән.

Концепиядә Русиядә федераль үзәк белән төбәкләр арасында килешүләр төзү, вәкаләтләрне бүлешү юлының искергәнлегенә дә басым ясалган.

Артка чигенү булмаска тиеш!

Русиянең дәүләт дәрәҗәсендә алып барылган милли сәясәте милли мәгарифкә дә кагыла. Татар конгрессы рәисе Ринат Закиров сүзләренчә, милли компонент һишчиксез кайтарылырга тиеш.

“Бу мәсьәлә уңаеннан Башкортстанда митинглар да уздырдылар. Безнең хәрәкәт тә радикальләшү ягына бара. Әгәр дә безне шуңа этәрәләр икән, бөтен милләтләрдә дә җәмәгать оешмалары радикальләшәчәк”, ди Ринат Закиров.

Башкорт Корылтае һәм татар конгрессы канун өлгесе авторларының милли республикаларның яшәвен күрмәмешкә салышуына борчылу белдергән. “Күпмилләтле Русия халкы” төшенчәсен “Русия милләте” сүзенә алыштырылуы башка халыкларны бетерүгә юнәлдерелгән, диелә мөрәҗәгатьтә.

“Кемнәргәдер милләтләрне бетерү, Русия халыкларының телләрен югалтуы кирәк. Соңгы елларда Русиянең Фән министрлыгы күңелгә ятышсыз сәясәт алып бара. Без моңа бик авырлык белән каршы торабыз. Хәтта дәүләт оешмалары да алып барылган сәясәткә каршылык күрсәтергә мәҗбүр булды. Чөнки кинәт кенә ясалган гамәлләр халыкның яңадан телен бетерәчәк. Ә халыкның рухына кагылу – аның кәефен төшерә, эштән туктата, ди Закиров.

“Русиядә милли сәясәт нигезләре” федераль кануныны концепиясе уңаеннан язылган мөрәҗәгатьтә татар конгрессы, Башкорт Корылтае концепия халыкка, милләтләргә каршы язылган дип белдерә.

Әлеге өлгедә берничә халыкара пакт, конвенция санап үтелгән. Әмма “Халыкларның үзбилгеләнүе турындагы Декларация” искә дә алынмаган.
XS
SM
MD
LG