Accessibility links

Кайнар хәбәр

2009 ел Универсиадасында Татарстан вәкилләре дә катнаша


Сербия башкаласында чәршәмбе кичендә 20 мең кешелек аренада XXV Җәйге бөтендөнья Универсиадасын ачу тантанасы узды. Бу халыкара уеннарда 143 ил вәкиле катнаша.

Русия спортчыларының 400 кешелек вәкилчелеге кысаларында Татарстаннан 11 студент та төрле ярышларда чыгыш ясарага әзерләнә.

Шушы халыкара уеннарны оештыру тәртибен өйрәнер өчен Белградтка Татарстанның рәсми кешеләре дә китте.

Татарстан премьер-министры Рөстәм Миңнеханов һәм шәһәр башлыгы Илсур Метшин рәсми ачылыш тантанасында булды, FISU башлыгы белән очрашты, яшь спортчылар яши торган "Студентлар авылы" белән танышып чыкты.

"Яңа гасыр" каналына биргән әңгәмәдә Рөстәм Миңнеханов, без яхшырак оештыра алабыз, дип белдерде.

Казан 2013 елгы Универсиадага әзерлек алып бара.
XS
SM
MD
LG