Accessibility links

Кайнар хәбәр

Министрлар Сингапур тәҗрибәсен өйрәнә


Алар 2 атна дәвамында Сингапурның беренче шәхесе Ли Куан Ю исемендәге дәүләт идарәсе институтында идарә итү осталыкларына өйрәнәчәк.

Татарстан белән Сингапур арасында хезмәттәшлек билгеле. Ике якның да җитәкчелеге һәрдаим очрашып, фикерләр алышып, тәҗрибә уртаклашып тора. Сингапур икътисадының уңай тәҗрибәсен тагын да якыннанрак өйрәнү, идарә итү осталыкларын шомарту максатыннан республика министрлары ике атнага Сингапурга китте. Татарстанның моның кадәр озак вакыт министрларсыз көн иткәне булмагандыр.

Икътисад министрлыгы хәбәр иткәнчә, биредә укулар Сингапурның беренче шәхесе Ли Куан Ю исемендәге дәүләт идарәсе институтында Татарстан өчен төзелгән махсус программа нигезендә алып барыла. Ли Куан Ю Сингапурда 1959-1990 елларда премьер-министр булып эшләгән. Бүгенге көндә ул министр-остаз исемен йөртә.

Соңрак Татарстан министрларының укуы дәүләт идарәсе көллиятендә дәвам итәчәк.

Сингапурның дәүләт идарәсе Азиядә иң нәтиҗәле санала. Бу ил кырыс тәртипләр, түрәләрнең эш яратучанлыгы, ришвәтчелекнең булмавы, җитәкчелекнең һәрвакыт камиллеккә ирешергә теләве белән таныла, диелә икътисад министрлыгы сәхифәсендә. Татарстан җитәкчеләрен беренче чиратта Сингапур дәүләтчелегенең төзелү тарихы белән таныштырганнар.

Министрлык сәхифәсендә белгечләр фикеренчә, Русиядә кадрларны сайлау, әзерләү буенча аерым бер төгәлләнгән программа юклыгы, әмма илдә югары дәрәҗәдәге кадрлар мәсьәләсе көннән-көн кискенләшүе дә әйтелгән. Шуңа күрә дә министрларны дәүләт белән идарә итү тармагында алга киткән илләрдә укыту уңай күренеш дип бәяләнә.

Татарстанның икътисад министры Марат Сафиуллин да, республикада җитәкче кадрлар әзерләүче идарә башлыгы буларак, бу укуларның әһәмияте зур, ди.

Аның сүзләренчә, уку урыны итеп юкка гына Ли Куан Ю институты сайланмаган. “Бу уку йорты 2004 елда дөньякүләм дәрәҗәдә җитәкчеләрне әзерли. Ул дәүләт сәясәте глобаль челтәрен булдырган Global Public Policy Network, Колумбиянең халыкара һәм дәүләт мөнәсәбәтләре институты, Лондонның, Парижның икътисад һәм сәясәт мәктәпләре белән тыгыз элемтәдә тора”, ди Марат Сафиуллин.

Дөнья банкы мәгълүматларына караганда Сингапур бүген икътисад үсешендә беренче урында тора. 40 ел эчендә ул дөньяның иң бай илләренең берсенә әйләнде. Министрларның Сингапурда укулары турында әйткәндә, Татарстан җитәкчелеге әлеге укуларның, татарстанлыларга хөрмәт йөзеннән бушлай үткәрелүен дә искәртә.

Татарстан министрлары Сингапурда белем алган арада исә, бу илнең мәгълүмати технологияләр белән шөгыльләнүче ширкәт башлыклары киресенчә, Татарстан ширкәтләре белән таныша. 1 июльдә алар белән республика икътисад министрының беренче урынбасары Алевтина Кудрявцева очрашты. Очрашу барышында ул “Электрон Татарстан”, “Электрон хөкүмәт” праграммалары турында, республикада төзелеп килгән IT үзәк турында сөйләде. Шулай ук Кудрявцева Татарстан җитәкчелегенең тиздән компьютер технологияләрен икътисад тармакларына да кертергә ниятләвен дә әйткән.

Сингапурның «IDA International» и «ST Electronics» ширкәтләре исә, татарстанлыларга үз проектларын тәкъдим итте. Бу аларның республикага беренче килүләре генә булса да, соңгысы булмас дип ышануларын да белдерделәр.
XS
SM
MD
LG