Accessibility links

Кайнар хәбәр

Әфганстанда Талибанга каршы зур хәрби чара бара


АКШ диңгез көчләренең меңләгән хәрбие Һелманд вилаятендә Талибанга каршы бу елда иң зур чарасын башлап җибәрде. "Ханҗәр" дип исемләгән бу чарада 4 мең АКШ хәрбие, шулай ук Әфганстанның 650 полиция хезмәткәре һәм солдаты катнаша, дип хәбәр итте рәсми чыганаклар.

Бу хәрби диңгезчеләр АКШның Әфганстанга яңа гына җибәрелгән өстәмә 21 мең кешелек гаскәрнең бер өлеше.

Пакстан хәрбиләре дә, АКШ үткәргән чарадан качырга теләгән Талибан сугышчыларыннан саклану өчен, Әфганстан белән чик буенда гаскәрләрне урнаштыру хакында хәбәр итте.
XS
SM
MD
LG