Accessibility links

Кайнар хәбәр

Лавров: АКШ-Русия сөйләшүләре нәтиҗәле дәвам итә


Стратегик коралларны киметү турында АКШ һәм Русия сөйләшүләре конструктив, нәтиҗәле бара, дип белдерде Русия тышкы эшләр министры Сергей Лавров.

Аның әйтүенә караганда, сөйләшүләр нәтиҗәсе турындагы хисап ике президентка да тәкъдим ителәчәк. Анда яңа килешү өчен кирәкле нигез мәгълүмат булачак, диде Лавров.

Стратегик коралларны киметү турындагы иске килешүнең мөтдәте бу елда бетә. Аңа килешү мәсьәләсе АКШ һәм Русия президентларының очрашуында тикшерелер дип көтелә. Барак Обама һәм Дмитрий Медведев Мәскәүдә 6-8 июль көннәрендә күрешергә тиеш.
XS
SM
MD
LG