Accessibility links

Атом энергия агентлыгына Япония дипломаты сайланды


Халыкара атом энергия агентлыгының яңа башлыгы итеп Япония дипломаты Юкиа Амано сайланды. Аны Берлешкән Милләтләр Оешмасының атом идарәсе шурасы сайлады. Аңа 35 ил вәкиле керә.

Амано Япониянең Агентлыктагы вәкиле булып эшләде. Элекке җитәкче әл-Барадәй ноябрь аенда бу вазыйфадан китәргә җыена, ул бу урында 12 ел эшләде.

2005 елда әл-Барадәйга һәм Атом энергия агентлыгына Нобель тынычлык бүләге бирелгән иде.
XS
SM
MD
LG