Accessibility links

Кайнар хәбәр

Страсбург мәхкәмәсе Русиягә 25 мең евро түләргә куша


Европаның кеше хокуклары мәхкәмәсе Русия Чечня кешесе Зина Пухиговага 35 мең евролык компенсация түләргә тиеш, дигән карар чыгарды. Мәхкамә, аның ире, инвалид Сулим Абулазизовның юкка чыгуы өчен Русия хакимиятләре җаваплы, дип санады. Бу Абдулазизовны билгесез кешеләр 2001 елда ойеннән алып киткән булган. Хәзерге көнгә кадәр аның язмышы билгеле түгел.

Пәнҗешәмбе көнне Мәскәүдә Human Rights Watch оешмасы Чечняда кеше хокуклары торышы турында хисабын тәкъдим итте. Аерым алганда, сугышчылар яши дип фаразланган йортларны яндыру, җимерү мисаллары китерелде.

Хокук яклаучылар торак йортларны хокук саклау оешмалары боерыгы белән җимерәләр, дип саный.
XS
SM
MD
LG