Accessibility links

Кайнар хәбәр

Бундестаг Русиядәге мәхкәмәләрне тәнкыйтьли


Германия парламенты Русиядә конституцияне үзгәртеп корырга чакыра. Бундестагта, парламентның түбән пулатында берничә фирка кабул иткән карарда Русиядәге мәхкәмәгә тәнкыйть белдерелә.

Анда, Русиядәге соңгы тикшерү эшләре, сәясәтнең йогынтысы илдәге мәхкәмәгә һәм прокуратурага үтеп кергән дигән тәэсир калдыра, дип әйтелә.

Германия депутатлары ЮКОС ширкәтенең элекке башлыгы Михаил Ходорковскийга каршы ачылаган җинаять эше сәяси максатларда алып барыла, дигән борчу белдерә.

Бундестаг депутатлары, бу ЮКОС эше Русиянең мәхкәмә системасы өчен сынау булачак, дип белдерә.

Мәскәү мәхкәмәсендә ЮКОС ширкәтенең элекке башлыгы Михаил Ходорковскийга каршы ачылган икенче җинаять эше карала.
XS
SM
MD
LG