Accessibility links

Кайнар хәбәр

Лукашенко: Көнбатышка охшарга җыенмыйбыз


Бүген Беларуста бәйсезлек көне һәм II Дөнья сугышында Германия гаскәрләреннән азат итү көне билгеләп үтелә.
Шушы бәйрәмгә багышланган чарада чыгыш ясаганда Александр Лукашенко, Беларус Көнбатышның сәяси сестемасын кабатларга җыенмый, дип белдерде. Хәзерге көндә, кайсы илдә парламент яхшырак, кайсы илдә кеше хокуклары яклана дигән бәхәсләр алып барасы урынга, икътисади кризис, террор белән көрәш, наркотиклар кебек проблемаларны хәл итү турында уйларга кирәк, диде Беларус президенты.

Лукашенко, шул ук вакытта, Европа Берлеге һәм Русия белән дә хезмәттәшлек алып бару яклы белдерүләр ясады.
XS
SM
MD
LG