Accessibility links

шимбә, 3 декабрь 2016, Казан вакыты 18:46

2009 елда милләтара нәфрәт аркасында 38 кеше үтерелгән


2009 елның беренче яртысында Русиядә милләтара нәфрәт аркасында 38 кеше үтерелгән, 106 кеше зыян күргән. Хокук яклаучылар, икътисади кризис аркасында, алга таба бу саннар артачак дип фаразлый.

Мәскәү кеше хокуклары бюросы башлыгы Александр Брод хәбәр иткәнчә, һөҗумнәргә күбесенчә үзбәк, кыргыз, таҗик кешеләре дучар була. Иң күбе һөҗүмнәр Мәскәү һәм Мәскәү өлкәсендә теркәлгән. Русия башкаласында 21 кеше һәлак булган, 68 кеше зыян күргән, шулай ук Петербур һәм Ленинград өлкәсендә, Түбән Новгородта, Калининград һәм Ярославльдә дә милләтара нәфрәт аркасында кылынган җинаятьләр теркәлгән.

Бу хакта newsru.com сәхифәсе хәбәр итте.

XS
SM
MD
LG