Accessibility links

дүшәмбе, 5 декабрь 2016, Казан вакыты 01:31

Төркия икътисады 2009 елның беренче чирегендә - 13,8 %-ка түбәнгә тәгәрәде. Бу икенче дөнья сугышы вакытындагы күрсәткечләргә бик якын.

Төркия икътисады 2009 елның беренче чирегендә - 13,8 %-ка түбәнгә тәгәрәде. Бу икенче дөнья сугышы вакытындагы күрсәткечләргә бик якын.

2008 һәм 2009 елларның беренче чирекләрендә төрек икътисадының хәле көчсезләнде. Ул рәсми рәвештә торгынлыкка керде. Апрель - июнь айларында, ягъни икенче чиректәге саннар игълан ителмәгәнлектән, бу турыда фаразлар әлегә әйтелмәде.

Статистик саннарга караганда, Төркия икътисады түбәнәйгән, ягъни продукциясе төшкән, экспорты кимегән һәм эшсезләр саны арткан илләр арасында Латвия белән Эстониядән кала, өченче урында тора. Русия икътисады исә 9,5 %-ка кимеде.

Хөкүмәт, бигрәк тә премьер Әрдоган, халыкны бушка өметләндерү сәясәтен дәвам итә. Халыкара кризис кабынган көннәрдә Әрдоган: “Кризис безгә чак кына тиеп, узып китәчәк”, дигән иде. Әмма соңгы статистик саннар кризисның нәкъ Төркиянең бәгыренә чөй какканнын күрсәтә. Ләкин ир кеше әйткән сүзеннән кире җигенмәс дигәндәй, Әрдоган шушы статистик саннар игълан ителгән көнне “Төркия кыенлыкларны җиңә башлады, тоннелнең очындагы ут бөтен яктылыгы белән күренә, бу безнең өчен зур шатлык”, дип әйтте. Болай дип әйтеп сәясәтчеләр халыкта өмет уятырга уйлыйлар, күрәсең.

OECD, ягъни Экономик хезмәттәшлек һәм тәрәккыят оешмасы белән «The Economist» журналының саннарына караганда, глобаль икътисади кризистан зыян күрмәгән илләр башында Кытай тора. Аның артыннан Һиндистан белән Польша килә. Табигый икътисади тараюның тәэсире – ул илнең тулы икътисади көче белән дә бәйле. Балтыйк илләрендәге икътисади тараюдан берничә миллион кеше, ә Төркиядә исә 73 миллион кеше тискәре тәэсир ала.

Хөкүмәт халыкны ни хәтле тынычландырырга тырышса да, илнең иң мөһим проблемасы – шушы икътисади торгынлык, эшсезлек. «Җөмһүрият» халык партиясе лидеры Байкал: “Бу 2001 елдагы экономик кризистан да яманрак, бюджеттагы кытлык үткән еллар белән чагыштырганда ун мәртәбәгә үсте”, дип белдерде.

Төркия партиясе лидеры һәм АК партиянең элекке министры, икътисад фәннәре доценты Абдуллатиф Шәнәр, шушы саннар сәбәпле АК партия дөньядагы иң булдыксыз хөкүмәт, дип бәяләде.

Төркиядәге экономик кризис җир асты байлыкларын чыгару, төзелеш, сәүдә, транспорт тармакларына тәэсир итте. Мисал өчен, экономик торгынлык 2009 елның беренче өч аенда тулаем - 13.8 % булса, сәүдә тармагында 25% булды.

Төркиянең мөһим икътисади тармакларының берсе булган текстиль белән кием-салым әзерләүдәге торгынлык экспортның кимүе сәбәпле, кризис хәленә төште.

Төркия кием-салым индустриясе оешмасы җитәкчесе Әхмәт Наккаш, текстиль һәм кием-салым әзерләү индустриясендә 150-160 мең кешенең эшсез калуын, 3-4 мең ширкәтнең бөлеп ябылуын әйтте. Хөкүмәт игълан иткән киләсе 5 елда эш бирүчедән алынган салымның 5 %–ын төшерү планының да шушы индустрия тармагын аякка торгызуга җитмәячәге әйтелә.

XS
SM
MD
LG