Accessibility links

Кайнар хәбәр

“Татарстан" очкычы Волгоградта төшеп утырган


Татарстан һава юллары ширкәтенең Казаннан Анталиягә баручы Боинг 737-400 очкычы Волгоградта төшеп утырырга мәҗбүр булган. Бу хакта “Высота” агентлыгы хәбәр итте.

Идарә бүлмәсендә төтен чыккан, шуңа экипаж җиргә төшеп утырырга карар иткән.

Бу очкычта Казаннан Анталиягә баручы 150 артык юлчы һәм 8 очучы булган, дип хәбәр ителә.

Җирле агентлык хәбәренә караганда, очучылар бүлмәсендә төтен чыгу сәбәпләре ачыкланган, җитешсезлек төзәтелгән.

Казан һава аланының белешмә бүлеге хәбәр итүенчә, “Татарстан" һава юллары очкычы хәзерге вакытта Волгоградтта, юлчылар һава аланы вокзалында көтә.

Казан һава аланының белешмә бүлеге очкычының Анталиягә кайчан очуы әлегә билгеле түгел дип хәбәр итте.

Шулай ук, Красноярскийда “Utair” ширкәтенең очкычы энергия системасының ватылуы сәбәпле һава аланыннын китә алмады.

"Интерфакс" хәбәр иткәнчә, бу хәлне Русия авиация идарәсенең комиссиясе тикшерәчәк.
XS
SM
MD
LG