Accessibility links

Кайнар хәбәр

Алтын Урда мирасы – Шыгырданда


«Гөлстан» мәдрәсәсендәге балалар лагерына йөрүчеләр
«Гөлстан» мәдрәсәсендәге балалар лагерына йөрүчеләр

Алтын Урда чорында Гөлстан дип аталган шәһәр булганлыгы турында тарихта аз гына мәгълүмат бар. Гасырлар үткән, шәһәрләре җимерелгән, әмма тарихи үзаң барыбер сакланып калган.

Чуашстан мөселманнары Диния нәзарәте республикада балалар өчен җәйге дини аланнар булдырды. Бу эшнең башында «Гөлстан» дип аталган мәдрәсә тора. Бүгенге көндә алты мәчете булган Шыгырданда урнашкан бу мәдрәсәдә үзендә дә белем бирү туктап калмады.

Хәер, сүзебезне ерактанрак башлыйк әле. Татарның шанлы дәүләте Алтын Урда чорында Гөлстан дип аталган шәһәр булганлыгы тарих сәхифәләрендә саран гына мәгълүмат сакланып калган. Гасырлар үткән, бөек дәүләтне дала комнары күмгән, шәһәрләре җимерелгән, әмма тарихи үзаң барыбер сакланып калган. Чуашстан моңа бер мисал булып тора.

Менә Урмай авылында, борынгы тарихыбызның бүгенгесе көндәге чагылышы итеп Шәһри Болгардагы Кара Пулат бинасы рәвешендә мәчет аякка басып килә. Шыгырдан авылында исә шул ук Шәһри Болгарда Алтын Урда заманында төзелгән Җәмигъ мәчет гәүдәләнешендә Аллаһ йорты күтәрелә. Моннан тыш, кайчандыр «Гөлстан» дип аталган, тамырлары белән суфыйчылыкка барып тоташкан шәһәр атамасы да Шыгырданда яңа чорда, ягъни безнең көннәрдә яңа яңгыраш ала бара.

«Гөлстан», дөресен әйткәндә ул совет чорында төзелгән бер цех бинасының атамасы. Элек Совет империясенең фәлән заводның фәлән җиһазы өчен ниндидер, мөгаен хәрбиләр өчендер, әйберләр ясала торган булган анда. Ә хәзер, татарның яшь буыны өчен иман яңарту үзәгенә әйләнә бара. Бу урында Чувашстан диния нәзарәте «Гөлстан» дип аталган мәдрәсә тота. Янәшәдә генә татар мөһаҗирлегендә милли шигъриятне саклап баручыларның берсе - Минһаҗ Исмәгыйлинең хәләл акчасына төзелгән мәчет тора.

«Гөлстан» Шыгырдан авылынаң нәкъ уртасында урнашкан диярлек. Теге, әле большевиклар милли тормышны пыран-заран китергәнче үк, монда мәчет эшләп торган. Анда данлыклы имам Сәгъди хәзрәт Салихов имамчылык иткән. Хрущев кәҗәләр аттырып йөргәндә Мәскәүдә имам булып торган, Камәретдин хәзрәт тә, бүген татар шигъриятенең якты без йолдызы булган Ркаил Зәйдулла да бу нәселдән чыккан. Ә Салиховлар нәселе исә күршедәге Буа районыннан килеп урнашкан булган дип сөйлиләр.


Изге урын буш тормый диләр. Дөрес, коммунистлар чорында мәчеттән клуб ясыйлар анысы. Янәшәсенә цех та төзеп куялар. Әмма, изге урын изгелеген җуймый икән. Сәгъди мулла мәчете урынында ук Минһаҗ Исмәгыйли мәчете һәм Алтын Урда шәһәрләренең берсенең атамасын йөрткән мәдрәсә басып тора. Сәгъди мулла Шыгырданга килеп белем-мәгърифәт тараткан кебек, бүген дә Шыгырданга читтән килеп белем бирәләр. «Гөлстан» мәдрәсәсендә Чаллыдан килеп Шыгырдан киявенә әйләнгән Фатыйх хәзрәт Нуруллин, Башкортстанның Караидел районы Падлуп авылыннан килеп урнашкан Илгиз Гәкыйуллин балаларга иман нигезләрен өйрәтә.

Ә алты мәчете булган Шыгырданның үзендә дин сабаклары бирерлек кешеләр юкмы диярсез. Бар, әлбәттә. Югары дини белемнәре булганнары да, иман нигезләрен балаларга сеңдерерлек хәзрәтләр дә бар. Монда эш бит башкада. Электән үк мөгаллим-хәлфәләрне халык аерым карап-тәрбияләп торган. Хәзер дә авыл халкы, укымышлылары да, шушы мәчет-мәдрәсәләрне, мөгаллим-шәкертләрне тәрбияләүгә бөтен көчләрен, игътибарларын юнәлткән. Ягъни, укытыгыз балаларны, белем бирегез. Калганы өчен үзебез кайгыртабыз, дигәндәй.

Чуашстан мөселманнары Диния нәзарәте күп эшне үз өстенә алган, монысы да хак. Мөфти Әлбир хәзрәт Кырганов, аппарат җитәкчесе Фәрит Глухов көн-төн шушы мәчет-мәдрәсә эшләре белән чабалар. Ә бөтен шартлары булган мөгалимнәр, тегесе-монысы өчен борчылмыйча дәрес бирә.

Ә тегесе-монысы дигәннәре, Аллага шөкер, барысы да бар. Элеккеге цех бинасында хәзер Чуашстан мәгариф министрлыгыннан алынган лицензия буенча дәрес бирелә. Ятакханә - ашханәләр, уку бүлмәләре, гөсел-тәһәрәт урыннары барысы да шәһәрнекеннән ким түгел. Һәм укыйлар да.

Менә әле мәдрәсәдә даими торып укучы унике шәкерт авылларга практикага таралган. Чуашстандагы татар авылларыннан тупланган шәкертләр практиканы үз авылларында түгел, ә ят авылларда узалар. Монысы да бер тәрбия - балалар ата-ана кайгыртуыннан бераз читтәрәк торсыннар өчен. Алар уку елы барышында алган белемнәрен башка авыл балаларына бирәләр. Шәкертләр таратылган авылларда шулай ук җирле мәхәлләләр җилкәсендә.


Урмай, Бикшик, Тукай, Шырт кебек дистәләгән авыллардан шәкертләр ел дәвамында Шыгырданда торып укыдылар. Аларның күбесе әле мәктәп укучылары да. Көндезләрен мәдрәсә янәшәсендә генә булган өр-яңа, бөтен мөмкинлекләре булган дәүләт мәктәбендә белем алсалар, өйләдән соң шәкертләр дин гыйлемен үзләштергәннәр иде.

Шәкертләр практикада дип, мәдрәсә бикләнеп куелмады. Бинада бер өзми бала-чага тавышы. Монда балалар лагеры эшли башлады 50-гә якын 10-11 яшьлек оланнар өйләгә кадәр иман нигезләрен өйрәнә. Укытучы абыйлар да шулар ук – Фатыйх хәзрәт тә, Илгиз Гәкыйуллин. Әле укулар башланганга берничә атна гына узса да, бала-чага инде “әлпи-тисине”, ягъни гарәп язуын китаптан йөгерек кенә укып бирә. Тәнәфестә рәхәтәнеп велосопедта чабалар, өйләдә тәмләп чәй эчәләр.

«Гөлстан» язгы-көзге каникулларда да тик тормады. Шул ук Диния нәзарәте тырышлыгы белән анда Чуашстан имамнарының белемнәрен күтәрү курслары эшләде. Бу очракта мөгалимлекне Казанның Ислам университеты мөгаллимнәре дә үз өсләренә алган иде.

Ә тиздән әлеге мәдрәсәдә агымдагы төзекләндерү эшләре башланыр дип көтелә. Чуашстан Диния нәзарәте аппараты җитәкчесе Фәрит Глухов сүзләренә караганда, бүген республика җирлегендә барлыгы меңгә якын бала җәйге курсларда белем ала. 35 мең татар яшәгән Чуашстан өчен, килешерсез, бу аз сан түгел.

Ә «Гөлстан» атамасына килгәндә... Хәзер Чуашстанда чыгучы “Вакыт” газетының дини сәхифәсе дә Алтын Урда тарихы һәм суфыйчылыка килеп тоташкан бу исем белән атала.

XS
SM
MD
LG