Accessibility links

Кайнар хәбәр

Путинның сүзчесе, Обама ялгыш фикердә тора, ди


Русия премьер-министрының сузчесе, АКШ башлыгы Барак Обама Владимир Путин һаманда "салкын сугыш" чорындагы кебек фикерли дип уйлап ялгыша, дип белдерде.

Премьер-министрының сүзчесе, Обаманың Владимир Путин турында фикере киләсе саммитка очрашканнан соң үзгәрәчәк, дип ышандырды.

АКШ президенты сәфәре алыданнан биргән әңгәмәдә Русиянең Америкага карата "cалкын сугыш" чоры карашларыннан арынырга чакырган иде.

Обама Associated Press агентлыгына биргән әңгәмәдә, Русиядә премьер-министры Владимир Путинның һаманда көчле булуын искә ала. Әңгәмәдә ул, Путинның элеккечә дә, яңача эш йортә алуына ышануын белдерде.

АКШ башлыгы Русия президенты Медведев белән яхшы мөнәсәбәтләр урнаштыруын әйтте.

Элегрәк, Русия президенты Дмитрий Медведев, аның АКШ президенты белән киләсе очрашуы Мәскәү һәм Вашингтон арасында мөнәсәбәтләрнең яхшыртыр дигән өмет белдерде.
XS
SM
MD
LG