Accessibility links

якшәмбе, 11 декабрь 2016, Казан вакыты 16:59

Түгәрәк өстәл сөйләшүендә катнашучылар татар җәмәгатьчелеге һәм мөселман вәкилләренең мөнәсәбәте турында фикер алыша.

Римзил Вәли. Мең ел элек Идел белән Чулман кушылган җирдә чәчәк аткан борынгы Болгар дәүләтенең башкаласында әле дә мәчет манаралары, мәхкәмә бинасы саклана. Идел буенда яшәүче төрки халыклар бу урынга җыелып үткәннәрне искә ала, гыйбадәт кылалар. 1989 елда монда беренче тапкыр бөтен дөньядан килгән татарлар зиарәт кылган иде.

Бу чараны оештыручы мөфти Тәлгать Тәҗетдин ел саен Изге Болгар җыенын үткәреп килә. Ульяннан, Сарытаудан, Чуашиядән, Башкортстаннан һәм Татарстаннан, башка төбәкләрдән меңнәрчә мөселман җыелу - дини һәм мәдәни вакыйга.

Элекке елларда бу җыенны оештыруга Чаллы милли хәрәкәте вәкилләре зур өлеш кертсә, быел Русия мөселманнарының Үзәк дини идарәсе, Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты белән бер рәттән Спас районы һәм Болгар шәһәренең җитәкчелеге, Татарстан хөкүмәте һәм мәдәният министрлыгы да катнашты. Бирегә Төркиянең дин эшләре җитәкчесе Али Бардак оглы да килде.

Бер карасаң, бик затлы һәм күркәм вакыйга. Халык тарихи ядкарьне үз күзләре белән күреп, ислам динен кабул иткән урында әхлаклылык, чисталык, тынычлык рухында чистарына. Матбугатта, радио, телевидениедә быелгы Болгар җыенын күркәм үтүе турында тәфсилле мәгълүматлар бирелде.

Шул ук вакытта Тәлгать Тәҗетдин башлап йөргән бу чараның гомум халык һәм татар мөселман өммәте бәйрәме булуын танып бетермәү дә сизелде. Матбугатта бу бәйрәмдә аның программасын язып кунакларга таратмау тәнкыйтьләнде. Үзәк диния нәзарәтеннән Тәлгать Тәҗетдин килсә, Татарстан мөселманнары идарәсеннән һәм Русия мөфтиләр шурасы исеменнән җитәкченең урынбасарлары гына килгән иде.

“Ватаным Татарстан”ның 23 июнь санында Татарстан диния нәзәрәте мөфтие Госман Исхакыйның кайбер шәхесләргә һәм вакыйгаларга сакчыл һәм тәнкыйтьле фикерләре дә әйтелгән. Башка чыгышларда да мөселман руханиларның җитәкчеләре арасында ниндидер бәхәс, каршылык барлыгы игътибарны җәлеп итә.

Хәзерге катлаулы чорда мөселманнар, татарлар бердәм була аламы? Аларны нәрсә аера? Ни өчен, хәтта, Изге Болгар ташлары янында намаз уку да бәхәсләр китереп чыгара? Менә шуңа багышланган Түгәрәк өстәл сөйләшүенә имамнарны, мөфтиләрне түгел, ә дин белән бәйле чараларны яктыртучы журналистлар “Ватаным Татарстан” газетының бүлек мөдире, 2008 елгы Бәллүр каләм бүләге иясе Рәшит Минһаҗ һәм күренекле интернет-журналист Амил Нур катнашалар. Башта Татарстан мөселманнарының бүгенге хәле турында әйтик әле.

Рәшит Минһаҗ. Бердәмлек мәсьәләсе электән актуаль иде. Хәзер дә шулай булып кала. Гомумән алганда, Татарстан мөселманнары бердәм түгел дип әйтмәс идем, чөнки җомга намазлары да алдан сөйләшенгәнчә, планлаштырылганча алып барыла. Җомга намазында хөкүмәткә каршы чыгышлар булганы бар дип сөйлиләр. Әлбәттә, хикмәт оппозицияда гына түгел. Беренче чиратта дин халыкны тынычлыкка, аңлашып яшәүгә чакырырга тиеш. Тыелган партиялар сәясәткә кереп китә икән, әлбәттә, проблемалар да туа.

Миңа нәрсә ошап бетмәде? Чистайда ярты ел элек мөхтәсибне алыштырдылар. Шунысы кызык, мөхтәсиб урынына мөхтәсибне тикшергән кеше мөхтәсиб булып калды. Гаҗәп хәл. Мин аны “дистанцион мөхтәсиб” дип язып чыктым. Чөнки үзе Чаллыда яши, үзе анда имам, үзе Чаллы мөхтәсибенең ярдәмчесе.

Тагы шунысы кызык, шушы көннәрдә Чистайлар килеп, булган гөнаһлар өчен дип элекке мөхтәсибне Илсур хәзрәт Хөснетдиновны судка бирмәкче булып йөриләр. Монда дөньяви эшләр белән дини эшләрне катнаштырмаска кирәк. Урыс православ чиркәвендә мондый хәл тышка чыкмас иде.
Рәшид Минһаҗ


Римзил Вәли. Рәшит әфәнде, бу аерым очраклар, көндәшлек аркасында булырга мөмкин. Ә принципиаль караганда Татарстан мөселманнарының аермасы, яки ниндидер төркемнәренең аерым идеологиясе бармы?

Рәшит Минһаҗ.
Аерым төркемнәренең идеологиясе булырга мөмкин, ләкин кешене кулдан тотмыйча, аны гаепләп булмый. Мәсәлән, күптән түгел Татарстан Дәүләт шурасында депутатларның республикадагы дини конфессияләр башлыклары белән очрашуы булды. Шунда Туфан Миңнуллин мондый сорау бирде: “Ваһабчылык нәрсә ул? Ул җинаятьчелекме?”

Хәзрәт болай җавап бирде: “Чыннан да, ваһабчылык дигән нәрсә бар. Әмма ул җинаятьчелек түгел. Ул Согуд Гәрәбстанының рәсми идеологиясе. Шул ук вакытта без аны кабул итә алмыйбыз, чөнки ул безнең тарихыбызны, мәдәниятебезне мең елдан артык тоткан. Туфан Миңнуллин бу сорауны юкка бирмәгән бит. Димәк, ваһабчылык юнәлешендә фикер йөртүчеләр бар. Аларның кулларына сугып та булмый, чөнки закон тарафыннан бу тыелмаган.

Кайбер хәзрәтләр әйтүенчә, алар үзләренә тарафдарлар чакырып йөргәннәр. “Җәмәгател - тәблигъ” дигән дини оешма бар, алар безнең яклардан, монда саф ислам дәүләте юк дип, хиҗрәткә китерә кирәк дип Пакстан, Әфганстан якларына китәләр.

Римзил Вәли. Хиҗрәт – нәрсә ул?

Рәшит Минһаҗ. Хиҗрәт – ул читкә китү, күченеп китү. Әгәр дә ул килеп чыга икән, бу куркыныч нәрсә.

Күптән түгел бер хәзрәт белән сөйләшеп утырган идем. Хәзерге вакытта Пакстанда Вәзыйфстан вилаятендә Болгар дигән җәмгыят барлыкка килгән. Алар интернетта татарча сайт ачканнар, безгә килегез дип чакыралар. Моны бездән күчеп киткән татарлар ачкан. Бу ваһабчылык идеологиясендә торучы сайт.

Римзил Вәли.
Гамил әфәнде, сез интернет белән шөгыльләнәсез. Димәк, безнең арабызда шактый ваһабчылар бар икән.

Гамил Нур.
Мин, либерал караштагы кеше буларак, боларны безнең җәмгыятьнең һәм хөкүмәтнең дәүләт структураларының башка фикердәге, башка диндәге кешеләргә мөнәсәбәтенә бәйле дип уйлыйм. Ислам, ваһабчылык буенча инглиз телендә сайт ачылса, берәүнең дә исе китми. Татарча чыкса инде, исләре китә. Шул ук вакытта татарча порно-сайт чыкса, кешеләрнең исләре китмәс иде, чөнки порно-сайт хөкүмәт идеясенә, дәүләт структуралары идеясенә зыян китерми. Ә Болгар җәмәгатенең сайты Пакстанда ачылмаска мөмкин. Бәлки, аны Мәскәүнең, яисә Казанның махсус кешеләре ачкандыр?

Римзил Вәли. Бездә диния нәзарәте, Ислам университеты, мәчетләр бар. Без җәдитчелек традицияләрен беләбез. Дин эшләре буенча хөкүмәт каршында Ринат Вәлиуллин җитәкләгән Шура бар. Татар җәмәгатьчелеге ислам белән күптәннән шөгыльләнә.

Исламның монда кабул ителүенә дә 1120 ел тулды. Ә хәзер без ничек адашабыз соң? Кайсысы ислам, кайсысы провокация, кайсысы экстремизм? Шуны аңлыйсы килә.

Гамил Нур.
Ислам традицияләре дигән сүз кулландыгыз, Совет чорында Татарстанда һәм Башкортстанда ислам традицияләре юк дәрәҗәсенә җиткән иде. Ислам мишәр төбәкләрендә генә сакланды. Бүген татар милләтчеләрендә исламофобия бик көчле.

Римзил Вәли. Татар милләтчесе милли мәдәниятне, милләтчелекне өскә куя, ә динне аска куя, яки оныта, шулаймы?

Гамил Нур
Гамил Нур. Атеистик рухта тәрбияләнгән материалистик милләтчеләр дип әйтим, күпчелек алар татар зыялылары: шагыйрьләр, журналистлар, артистлар арасында.

Рәшит Минһаҗ.
Шул ук вакытта милләтчеләр дә икегә бүленде бит. Шул ук Фәүзия Бәйрәмова да, Айдар Хәлимнәр ислам позициясенә бастылар.

Римзил Вәли.
Милләтчелек белән мөселманлык тигез түгел, әлбәттә. Чөнки татарның, сез әйткәнчә, ислам ягындагысы, христиан татарлар - керәшен татарлары бар, һәм атеист татарлар әз түгел. Килеп чыга, иң кимендә мөселман булган, мөселман булмаган яки православный булган, һәм бөтенләй динсез татарлар бар. Безнең милләт дин ягыннан бик үк бердәм түгел.

Рәшит Минһаҗ.
Монда алай дип тә әйтеп булмый. Ул һәр милләттә бар, аннан соң мондый хәлнең зур милләттә булуы гәҗәп тә түгел, минемчә. Моны күпертмәскә генә кирәктер. 200, 300 дер, аның билгеле кешеләре бар, билгеле булмаганнары бар. Әле бит татарча догалар бастырып ятучылар бар, гарәпчә дога укуы авыр дип, татарча кассеталар, догалыклар чыгарып, халык башып бутаучылар да юк түгел. Алар халыкка җитди тәэсир ясар дип уйламыйм.

Алда әйткәнемчә, Дәүләт шурасында үткән түгәрәк өстәлдә, Туфан Миннуллин протестантларга: “Менә Татарстанда протестантлар күпме, сез нинди хисапка артасыз”, дип тагын бер сорау бирде? Ә ул болай дип әйтте, һәм дөрес әйтте: әгәр дә өйдә, гаиләдә балаларга дини тәрбия бирелгән икән, ул бала, әлбәттә мөселман булып китә. Әгәр дә өйдә, гаиләдә бернинди дә тәрбия бирелмәгән икән, ул татар баласымы, чуаш баласымы, рус баласымы, тора-бара мөселман булып китергә дә, протестант булып китергә дә, буддист булып китергә дә мөмкин.

Иң беренче чиратта, әлбәттә, өйдә тәрбия бирергә кирәк. Менә мин ике төрле уйлыйм, бер караганда, мәктәптә дин укыту кирәк тә, икенче караганда кирәкми дә. Чөнки анда бүленү китә. Бездә бер сыйныфта 5 мөселман, 6 христиан, 7 буддист ук булмас инде. Бер караганда, гаилә эшләмәсә дә, мәктәп эшләр иде, дини тәрбия бирмәсә дә, дини мәгълүмәт бирер иде. Шуның өчен ниндидер протестантларны гаепләр алдыннан, гаепне үзеңнән эзләргә кирәк.

Римзил Вәли.
Шәһри Болгарга килеп дога кылу, вәгазь тыңлау Хаҗ гамәленә ошый, шулай ук дингә үзгәреш кертүче бидгать күренеше дип тә сөйлиләр. Быелгы Изге Болгар җыенында Татар конгрессы һәм мәдәният министрлыгы оештырган сәнгать күренешләре, шәһәр хакимияте оештырган ярминкә, борынгы Шәһри Болгарның чәчәк аткан чакларын искә төшерергә тиеш булгандыр. Шулай да, иң мөһим чара – берничә мең кешенең Кече манара янында мөфти Тәлгать Тәҗетдинның вәгазен һәм догаларын тыңлау булды.

Шәһри Болгарга җыелган меңнәрчә мөселманнар шушы йоланы Хаҗ яки кече Хаҗ итеп кабул итмәсәләр дә, аларның дингә, тарихка, рухи милли традицияләргә тартылуы, дини ихтияҗларны кәнәгатьләндерү өчен җыелуы күренеп тора иде. Дини оешма вәкилләре моны үзләре белгәнчә һәм аңлаганча бәяләргә хаклы. Әмма нишләптер Идел буе татарларының милли һәм дини горефләренә таянган шушы чара турында фикер һаман да уртак түгел.
Римзил Вәли


Һәм соңгы вакытта күренмәгән мөфтиләр Шурасы һәм Татарстан мөфтиятенең рәсми беренче шәхесләре күренмәде. Бу нинди дә булса каршылык микән, көндәшлекме? Аңлашылып бетмәде.

Рәшит Минһаҗ.
Бер казанга ике тәкә башы сыймый диләр, күрәсең. Бер казанга өч мөфти башы сыймый. Амбицияләрдә торадыр эш. Төп мәсьәлә шунда.

Гамил Нур.
Миңа калса, бу бераз гына көндәшлек тә инде, чөнки Мәскәү мөфтиятенә бәйле структуралар белән Уфа мөфтиятенә бәйле структуралар бер-берсеннән бераз аерылган ысуллар белән эшлиләр.

Римзил Вәли. Уфада бит Башкортстан диния нәзарәте һәм Русиянең Үзәк диния нәзарәте бар. Мәскәүдә мөфтиләр Шурасы бар. Кайбер мәчетләр диния нәзарәтенә, кайберләре мөфтиләр Шурасына карый, өченчеләре икесенә дә йөри. Менә бу мәсьәлә бүгенге көндә нинди хәлдә?

Гамил Нур.
Миңа калса, Болгар җыены алар арасында ниндидер ярыш, көндәшлек, һәм чагыштырмача гына хезмәттәшлек булуын да күрсәтә. Шулай ук аларның мәхәлләләре һәм анда йөри торган мөселманнарның да төрле булуларын күрсәтә. Шулай ук , яңалык кертү, яки Коръәнгә, хәдисләргә кермәгән әйберләр инде. Яшь мөселман мөфтиләре дип атыйлар, алар ул якка сагырак карый, ә тегеләр битарафрак, аның каравы, аларның яклаучы мәхәлләләр азрак.

Рәшит Минһаҗ.
Мөфтиләрнең берсе килмәсә дә, Болгар җиренә халык киләчәк, моны оештырырга кирәк. Бу мөфтиләрнең килү-килмәвенә бәйле түгел. Берзаман алар гаскәреннән качып йөргән командир кебек, болай эшләп булмаячагын аңларлар. Халык монда барыбер киләчәк. Оештыру ягын яхшыртырга кирәк. Быел ул Сабан туе белән бер көнгә туры килде. Ни өчен аны 16 майда үткәрмәскә? Яңгышмасам, ислам динен кабул иткән көн. Ни өчен якшәмбене көтәргә, ул татар календарендә билгеле кызыл көн булып торырга тиеш.

Гамил Нур.
Ул дөньяви дата шикелле, дөньяви календарь буенча оештырыла, ә мөселман календаре буенча үткәрелми. Рамазан гаете мөселман календаре буенча булгач, 10 көн күчеп йөрергә кирәк. Ул дини хисләргә төрелгән бер милли җыеныбыз һәм татар халкын берләштерергә, аралаштырырга ярдәм итә торган бер ысул да булып тора.

Рәшит Минһаҗ.
Миңа калса, бу яһүдләрдәгы Сыктау дивары кебек булырга тиеш. Сыктау дивары халыкның мең ел дәвамындә булган татар дәүләтләрен искә төшерү, күпме шаһитларыбыз булган, аларны искә төшерү кебек. Монда динигә караганда милли элемент күберәк. Халык килсен, ул Татар конгрессы җиң сызганып эшли торган чара, милли чара.

Гамил Нур.
Дини чара булганга гына халык ниндидер бер догага, савапка өметләнеп бара, шуңа күрә генә кеше җыела дип уйлыйм.

Римзил Вәли.
Менә шулай, хәтта Русиядә иң борынгы исән калган шәһәр калдыкларында тарихны, ислам динен кабул итүне искә төшерү мәсьәләсендә дә тулы бердәмлек һәм уртаклык җитми әле. Киләсе елның февралендә Татарстан мөселманнары корылтаенда нинди дин эшлеклеләре, кайсы мәхәлләләр әйдәүче булыр? 1200 мәхәллә, яшь һәм өлкән буын имамнары хәзерге шартларда динне саклау, милли һәм дини хокукларын яклау өчен берләшә алырмы? Каршылык дигәннәре чыннан да каршылыкмы, әллә ясалма гамәл, көндәшлек хәрәкәтләреме? Менә шушы кызыклы һәм четрекле темага киләчәктә яңадан кайтырга насыйп булсын.

фикерләрне күрсәт

XS
SM
MD
LG