Accessibility links

шимбә, 3 декабрь 2016, Казан вакыты 18:54

Бердәм дәүләт имтиханын урысча гына бирүгә каршы шикаятьне Русия югары мәхкәмәсенең кассация коллегиясе кире какты. Мөрәҗәгать Страсбургка җибәреләчәк.

Җомга көнне Русия мәгариф министры Андрей Фурсенко президент Дмитрий Медведев белән очрашып Бердәм дәүләт имтиханы (БДИ) нәтиҗәләрен җиткерде.

Фурсенко сүзләренчә, БДИны 900 мең укучы тапшырган. Һәм шуның бары 2 меңнән артыгы гына 100 балл җыйган. Ягъни югары күрсәткечләргә ия булган.

Шул ук вакытта мәктәпне тәмамлаучы 30 мең укучы быел таныклык алмаячак, чөнки алар сынауларны уза алмаган.

Медведев шул кадәр укучының таныклык алмавында борчылырга сәбәп юк дип саный. Мәктәпне бетерү турындагы таныклык алмаучылар әлегә техникум яки һөнәри мәктәпләрдә укып торачак, ә киләсе елга сынауларны кабат тапшырып карый алачак.

Татарстанда бердәм Бердәм дәүләт имтиханын 9,5% укучы бирә алмаган. Ягъни һәрбер унынчы бала югары уку йортына кереп укырга сәләтле түгел булып чыга.

Алар арасында татар мәктәпләрен тәмамлаучыларның да күп булуы ихтимал. Чөнки быелдан Русия мәгариф һәм фән министрлыгы имтиханны бары урысча ганы бирергә рөхсәт итә торган карар кабул итте. Һәм 10 ел дәвамында татарча белем алган укучылар авыр хәлдә калды.

Казан шәһәренең икенче гимназиясендә баласын укытучы Аида Камалова бу карарга канәгатьсезлек белдереп, мәхкәмәгә шикаять иткән иде. Ана кеше әйтүенчә, имтиханны урысча гына бирдертү аның кызының хокукларын боза. Чөнки татар балалары чынлыкта ике имтихан бирергә тиеш була. Берсе – төп сынау, ә икенчесе биремнәрне татарчадан-урысчага тәрҗемә итү.

Пәнҗешәмбе көнне Русия югары мәхкәмәсенең гражданнар эшләре кассация коллегиясе Камалованың бу шикаятен кире какты.

Русия мәгариф министрлыгы вәкиле мәхкәмәдә белдерүенчә, дәүләт уку стандарты нигезендә, чыгарылыш сыйныф укучылары урысча аралаша һәм туган телдән урысчага тәрҗемә итә белергә тиеш.

Мәхкәмә утырышларында катнашкан Казанның икенче гимназия җитәкчесе Камәрия Хәмидуллина сүзләренчә, хәзер тик кенә утырырга ярамый.

«Хәтерләсәгез, мәхкәмә утырышлары инде 16 һәм 21 апрель көннәрендә узган иде. Пәнҗешәмбе өченчесе булды. Хәзер кичекмәстән түгәрәк өстәл артында, шушы утырышларны анализларга һәм алдагы адымнарны билгеләү турында сөйләшергә кирәк», диде ул.

Русиядә бу мәсьәләдә уңышка ирешүгә шикләнгәгә күрәсең, Камалованың мәнфәгатьләрен якаучы юрист Игорь Аверьянов киләчәктә шикаять кире кагылса, Старсбургка мөрәҗәгать итәчәкбез, дигән иде.

Җомга көнне Аверьянов «Азатлык»ка Европа мәхкәмәсенә шикаятьнең әзерләнүен әйтте.

«Якын көннәрдә җибәреләчәк», диде ул.

фикерләрне күрсәт

XS
SM
MD
LG