Accessibility links

Кайнар хәбәр

Иранда сәяси көрчек


Иранда сайлау нәтиҗәләренә ризасызлык белән башланган сәяси бәхәсләр дәвам итә. Илдә дини башлыкның бер тарафны гына яклавы режимга каршы тәнкыйтьләрне арттырды.

Иранда президент сайлавыннан соң булган вакыйгаларда игътибарны иң күп җәлеп иткән әйбер - Иранда беренче тапкыр дини һәм сәяси башлыклар арасында низаг туу булды.

Иран рухи башлыгы Аятулла Хамәнәи, үз көчең тулысынча сайлауларда икенче тапкыр җиңеп чыккан ил президент Мәхмүд Әхмәдиниҗатны яклау өчен кулланды:

"Тормышым ярлы, тәнем гарип, сезнең миңа бүләк иткән аз гына даным бар. Мин аларның барсын да дини инкыйлаб өчен фида итәргә әзер"

Халык аның бу сүзләрен күз яше белән тыңлады. Монда 12 зур шигый имамы да катнашты.

Аның бу чыгыш гадәти түгел иде, мондый җыеннар гаддәттән тыш низаг вакытында, яисә зур бәйрәм чараларында гына яңгырый.

Ул чыгышы вакытында опозицияны кисәтеп, аларның протест вакытында түгелгән кан өчен җавап бирәчәкләре турында сөйләде.

Чыгыш ясаганда, аның үз сәламәтлегенең начар булуына басым ясавы исә вәгазьнең тәэсирен арттырды. Рак авыруы белән авыруы мәгълүм булган Хамәнәинең ясаган җитди чыгышлары, урамнардагы каршылыкның басылуына ярдәм итте.

Ә икенче яктан, аның урынына кемнең билгеләнәчәге турындагы бәхәсләр янәдән кабынды.

Кайсыбер белгечләр, Хамәнәинең бер тарафка гына яклау белдерүе, яңа сәяси кризис турыруы ихтимал дигән фаразда тора.

Хәзер реформачылар белән кадимчеләр арасында фикер аермалыклары арта бара. Бу аерма әлбәттә рухи башлык урынына кемнең сайлануы мәсьәләсенә дә зур тәэсир итәчәк. Чөнке реформачылар белән кадимчеләр тигез санда сайланган.

Күзәтүчеләр Иранда оппозиция тарафын яклаучылар аркасында иң мөһим исем - элекке президентлардан Али Акбәр Рафсанҗани булуын алга сөрә. Рафсанҗани тарафдарлары сүзләренә караганда, хәзер илнең югары идарә үзәгендә җитди фикер аермалыгы бар.

Рухи башлык 86 әгъзадан торган югары мәҗлес тарафыннан сайлана һәм анда реформачылар белән кадимчеләр дә катнаша.

Кадимчеләр, Әхмәдиниҗатны яклаган Хамәнәинең улы Муҗтаба Хамәнәи белән якын мөнәсәбәттә тора.

Иранның эчке сәясәтендәге соңгы үзгәрешләр турында Вашингтондагы Иран белгече Али Алфоне болай сөйле:

"Аятулла Хамәнәи яшерен рәвештә уз урынына улы Моҗтабаны әзерли дигән гайбәтләр бар. Бу хакта 2005 ел сайлавыннан соң еш ишетелә башлаган иде. Моны башта президентлыкка нәмзәте Мәһди Карруби алга сөрде", ди ул.

Ләкин Алфони үз сүзенә өстәп, бу гайбәтләрнең асылын аңлар өчен ышанычлы чыганак булмавын да әйтә.
XS
SM
MD
LG