Accessibility links

Кайнар хәбәр

Зюганов хакимиятләрне тәнкыйтьләде


Мәскәү өлкәсендә коммунистлар фиркасенең корылтае бара. Фирка башлыгы Геннадий Зюганов үзенең чыгышында хокумәт башлыгы Владимир Путинны, финанслар министры Алексей Кудринны тәнкыйтьләде. Ул бүгенге хакимият илне икътисади һәм рухи кризистан чыгара алмый, дип белдерде.

"Азатлык" хәбәрчесе әйтүенчә, пленум алдыннан Зюганов фирка активистларына Сталинның 130 еллыгына багышланган медальләр тапшырды.

Коммунистлар фиркасе яшьләр белән эшләү, сәяси көрәштә заманча технологияләрне куллану максатларын да куя.
XS
SM
MD
LG