Accessibility links

Кайнар хәбәр

Медведев Обаманы Бәйсезлек көне белән котлады


Бүген 4 июльдә АКШта Бәйсезлек көне билгеләп үтелә. Русия президенты Дмитрий Медведев шушы зур дәүләт бәйрәме белән АКШ башлыгы Барак Обаманы котлады.

6 июльдә Мәскәүдә Русия-АКШ саммиты башлана. Медведевның хатында, шушы чарада дөньяда иң мөһим проблемалар тикшереләчәк ,диелә.

Аерым алганда атом коралларын җәелдермәү, террор белән көрәш, төбәк низагларын хәл итү кебек проблемалар каралачак.

АКШ президенты Барак Обама Русиягә сәфәре алдыннан, Русия телевидение каналларына әңгәмә бирәчәк.

XS
SM
MD
LG