Accessibility links

Кайнар хәбәр

Мәскәүдә һәм Ригада Сабантуйлар үтте


Мәскәү Сабантуе "Бица" ат спорты комплексында үткәрелде. Бәйрәмдә Татарстан һәм Башкортстаннан, Мәскәүдән, Русиянең башка төбәкләреннән артистлар чыгыш ясады. Чүлмәк вату, капчыкта сикерү, көрәш кебек милли ярышлар үткәрелде.
Көрәштә түбән Новогод өлкәсе көрәшчесе Рамазанов җиңде, дип хәбәр итте оештыручылар.

Бәйрәм чаралары кичкә кадәр дәвам иттте. Мәскәү сабан туенда алкоһоль эчемлекләрне сату тыелган иде.

Шулай ук Латвия башкаласы Рига каласында да Сабантуй бәйрәме узды. Җирле татарлар үткәргән бәйрәмгә күрше шәһәрләрдән һәм күрше Литвадан да милләтәшләр килде. Клайпедаган килгән "Ләйсән" анссамбле Җәмилә җырын башкарды.

Бәйрәмдә чүлмәк вату уены балалар һәм олыларны аеруча мавыктырды, дип хәбәр итте "Татар-иформ" агентлыгы.
XS
SM
MD
LG