Accessibility links

Кайнар хәбәр

Мексика депутатлар пулатын сайлый


Мексикада 77 миллион кеше сайлау хокукына ия. Депутатлар пулаты - парламентка 500 депутат сайлана.

Бу тавыш бирүне белгечләр президент Филипе Кальдерон сәясәтенә сынау дип бәяли. Парламенттагы урыннар өчен аның тарафдарлары оппозициядәге Институция инкыйлабы партиясе белән көрәшә.

Мексика соңгы 15 елдагы иң тирән икътисади кризиста калды. Илнең хәлен наркотик сату белән бәйле көч куллану һәм дуңгыз чиренең таралуы тагын да катлауландыра.
XS
SM
MD
LG