Accessibility links

Кайнар хәбәр

Ингушетиядә сугышчылар камауга алынган


Шимбә көнне Ингушетиянең Сунжен районында чечен милициясенә һөҗүм итүдә шикләнелгән бер төркем сугышчалыр камауга алынган, дип хәбәр ителә.

Чечня эчке эшләр министры Руслан Алханов шимбә көнне Ингушетиянең Сунжен районында чечен милициясенә һөҗүм итүчеләр җәзасыз калмаячак, дип белдерде.

Һөҗүм нәтиҗәсендә 9 милиционер һәлак булды, 10сы яраланды. Русия мәгълүмат агентыклары, Чечня президенты Рамзан Кадыров бу һөҗүмне сугышчыларның соңгы “ярсулы тырышлыгы”дип атады, дип хәбәр итте.

Чечен милиционерлары күрше республикага Ингушетия милициясе белән уртак хәрби чарада катнашыр өчен барган булган.

Төбәктә 22 июнь Ингушетия президенты Юнысбәк Евкуровка һөҗүмнән соң башланган сугышчыларга каршы хәрби чара дәвам итә. Евкуров Мәскәү хастаханәсендә 2 атна аңсыз ятканнан соң җомга көнне аңына килгән, дип хәбәр ителә.

Чечня президенты Рамзан Кадыров Евкуровка һөҗүм итүчеләрдән үч алачагын белдерде. Үзен ул Мәскәү тарафыннан сугышчыларга каршы чарага "күзәтүче" итеп "билгеләнүен" хәбәр иткән иде.

Быел Русия рәсми төстә Чечнядә дистә елга якын барган террорга каршы чараның тәмамлануын белдерде. Төбәктә Кремль яклы җирле рәсмиләр һәм Русиянең иминлек көчләренә каршы һөҗүмнәр дәвам итә.
XS
SM
MD
LG