Accessibility links

Кайнар хәбәр

АКШ президенты “Новая газетага” әңгәмә бирде


АКШ президенты Барак Обама Мәскәүгә сәфәре алдыннан “Новая газетага” әңгәмә бирде. Интервью дүшәмбе көнне чыгачак.

Обама Русия президенты Дмитрий Медведевның Русиядә канун көчен һәм ватанлашлар җәмгыятен ныгыту тырышлыкларына хуплау белдерде.

Рейтер мәгълүмат агентлыгы Обаманың Кремль белән мөнәсәбәтләрне кеше хокуклары хисабына яхшыртырга җыенмавы турындагы сүзләрен китерә.

Обама 6 июль башланачак Русия сәфәре уңышлы булыр, дип өметләнә.
XS
SM
MD
LG