Accessibility links

якшәмбе, 11 декабрь 2016, Казан вакыты 01:25

Җыелган халыкның күплегеннән дә, хакимиятнең мөнәсәбәте ягыннан да үзенчәлекле иде бу бәйрәм.

Федераль Сабантуйның рәсми өлеше 56 төбәктән килгән вәкилләрне каршылаудан башланды: Сахалин-Магаданнардан алып, Питербурларга кадәр.

Сабантуй байрагын Мирзаҗан Ибраһимов күтәрде. Бәйрәмне өлкә башлыгы Сергй Морозов ачып җибәрде. “Бу бәйрәмнең күп еллык тарихы бар. Аның ЮНЕСКО тарафыннан матди булмаган дөньякүләм мәдәни мирас булып танылуына барыбыз да шатланабыз”, диде ул.


Иделбуе федераль округындагы президент вәкиле урынбасары Олег Мельниченко да тәбрик сүзе белән чыкты: “Бу бәйрәмнең тамырлары күп гасырлы татар мәдәнияте тарихында күренекле урын били”, диде ул үзенең чыгышында.

Татарстан исеменнән республиканың Дәүләт Шурасы рәисе Фәрит Мөхәммәтшин сүз тотты. Ул Татарстанның президенты Миңтимер Шәймиев тәбриген дә җиткерде. Фәрит әфәнде Татарстан исеменнән сәхнәдәге барча, диярлек, түрәләргә дә төбәтәй һәм яшел чапаннар бүләк итте. Ә өлкә хакимиятенә Казан Кремленең зиннәтле рәсемен дә тапшырды.


Шәһәр мэры Сергей Ермаков белән җирле автономия рәисе Фәрит Әюпов, 2010 елгы федераль Сабантуйның Ижауда узачагын игълан итеп, Удмуртия делегациясе җитәкчесе Ирек Шәриповка федераль Сабантуйның символы – канатлы айгырны тапшырдылар.
“2010 елда Ижауга да килегез. Безнең күрсәтер нәрсәләребез байтак: гимназия, татар балалар бакчалары, аерым мәктәпләрдәге татар сыйныфлары, борынгы шәһәрләребез, мәчетлребезне күрсәтербез”, диде Ирек Шәрипов.


Бәйрәмнең үзенә килсәк, кая карама, Татарстан тәэсире күзгә чалына. Сабантуйга илтүче Җиңү паркындагы аллея баганалары Татарстан әләменең 3 төсе белән бизәлгән иде. Ә Татарстан флагын сатып торучы егет тә бу флагка ихтирам күрүенә шатлана.
Аллея буйлап ике яктан тезелгән сәүдә өстәлләре дә Татарстанда җитештерелгән товарлар белән тулган: китаплар, шамаилләр, дисбеләр, башка дини кирәк-яраклар, милли бизәкле кием-салым, аудио һәм видеокассеталар…


Бәйрәмнең сәнгати бизәлеше дә –Татарстан вәкилләренеке. Балалар мәйданында Казанның курчак театры Тукай әкиятләрен тәкъдим итә. Махсус ясалган яңа сәхнәдә “Казан” җыр бию ансамбле халыкны ләззәтләндерә. Алардан соң бу сәхнәне Түбән Каманың “Мунча ташы” биләде.


Милли көрәш мәйданы янындагы “рәсми” сәхнәдә дә җыр-моң тынмады. Кем ничек бәйрәм итә инде. Милли хәрәкәт активистлары исә, форсаттан файдаланып, үз омтылышларын халыкка таянып тормышка ашыру чараларын күреп йөриләр. Максатлары – архитектура һәйкәле булган Акчуриннар мәчетен халыкка кайтаруны таләп итү, республикага “Татарстан-Болгар иле” исемен бирүне нигезләү, Автозавод каршында табылган 7-8-гасыргы болгар зираты өстенә Хәтер ташы кую кебек чараларны тормышка ашыруда халыкка таяну. Берьюлы кул куючыларга “Азатлык” радиосы чыгарган 2010-елның кесә каленьдарлары тараталар. Монысы кул куючыларга “кәнфит” сыйфатындарак.


Төштән соң башланган яңгыр беркадәр халыкның кәефен төшереп, кайту ягын карарга мәҗбүр итсә дә, Автономия рәисе Фәрит Әюпов канәгать. “Чөнки яңгырның бик кирәк вакыты. Бәйрәм белән генә яшәп булмый, кырларда ашлык уңуы да бик мөһим”, диде ул.

Ә халыкның күпчелеген көрәшне ерактан гына карарга мәҗбүр ителүен телевидениегә төшереп алу мөмкинлеге тудыру һәм шуның аркасында күбрәк халыкка милли көрәшне күрсәтүгә уңайлыгы белән аңлатты.

Ә болай… халык барыбер яңгырдан курыкмады, димәк көрәш белән кызыксынуга да әллә ни зарар китерә алмады. Халык ахыргача үзенең яраткан батырларын хуплап, шаулап-гөрләп торды.


Көрәштә абсолют батыр исеме өчен Татарстан вәкиле Илдар Әхмәтҗанов белән Мәләкәс егете Фәнис Җаббаров бил алыштылар. Илдар очколар белән оттыргач, Фәнискә авырлык буенча түбәнрәк дәрәҗәдә җиңгән Казан егете Раил Нургалиев белән дә көч сынашырга туры килде. Шулай да Сабантуй тәкәсен һәм Рөстәм Миңнеханов батыр өчен Казаннан җибәргән “Fiat”ны Фәнис яулады.

Һәм соңгы сүз. Гомердә булмаган нәрсә: “Симбирский курьер” исемле урысча газет та бәйрәм алдыннан Сабантуй турында күләмле генә язма биргән.

бәйле язмалар

фикерләрне күрсәт

XS
SM
MD
LG