Accessibility links

Кайнар хәбәр

Рәхимов уңышсызлыкларының сәбәбен ачыклаган


Радий Хәбиров җәнҗал белән Мәскәүгә эшкә күчкәннән соң, Башкортстан президенты үзе җәнҗаллар чыганагына әйләнде. Рәхимовның киңәшчеләре моны хәзерге аппарат җитәкчесе Азамат Сәгыйтовның булдыксызлыгы белән аңлата.

Башкортстан президенты даирәсе Радий Хәбировны төрле җинаятьләр кылуда гаепләргә маташса да, килеп чыкмаган иде. Нәтиҗәдә, Хәбиров Мортаза Рәхимов белән алышта җиңеп чыгучы булып калды: ул тулысынча гаепсез дип танылды һәм, алай гына да түгел, Кремль аппаратына зур урынга эшкә алынды. 2008 елның 21 июлендә, Радий Хәбировтан соң бушаган урынга (ул 2008 елның 5 июлендә эшеннән алынды), моңа хәтле Уфаның Киров районы башлыгы булып эшләгән Азамат Сәгыйтов тәгаенләнде.

Әмма, Азамат Сәгыйтовның зур түрәлек гөмере кыска булды. Башкортстан президенты хакимиятен ул җитәкләгән чорда Мортаза Рәхимовка гел уңышсызлыклар юлдаш булды: Башкортстан президентын даими рәвештә федераль мәгълүмат чараларында, бигрәк тә телевидениедә тәпәли башладылар, аның төрле җинаятьләр кылуга катнашы барлыгына ишарә ясаулар китте, Башкортстанда урнашкан федераль учреждениеләр башына Мәскәү турыдан-туры, Башкортстан җитәкчелеге ихтыярына каршы килеп үз кешеләрен куя башлады, Рәхимовлар контролендә дип исәпләнгән ягулык-энергетика комплексы да мәскәүләр кулына күчте.

Җитмәсә Мортаза Рәхимовны, үз урынына президент кәнәфиендә үз кешесен калдыру өметеннән мәхрүм иттеләр. Нәтиҗәдә, ачуы кабарган Мортаза Рәхимов “Московский комсомолец” газетына махсус интервью биреп, федераль хакимиятне, “Бердәм Русия” партиясе җитәкчелеген каты тәнкыйть утына тотты. Элек, кагыйдә буларак, Рәхимовның сөйләгәннәрен аның хакимияте белгечләре “тарый”, шомарта торган булган. Бу юлы исә, ничек бар, шулай киткән. Зур җәнҗал купты. Хәтта, Рәхимовны эшеннән куалар дигән сүзләр таралды. Әлегә Рәхимов урынында кала алды. Әмма инде, элекке Рәхимов булып түгел, ә чыгырынан чыккан ниндидер оппозиционер сыйфатында.

Шушы уңышсызлыкларының, җиңелүләрнең корбаны итеп хакимият башлыгы Азамат Сәгыйтов “тәгаенләнгән”. Шушы елның 9 апрелендә үк, республиканың кала һәм район башлыклары алдында Мортаза Рәхимов Сәгыйтовны утлы табага бастырып, әшәке сүзләр дә кулланып эт итеп сүккән. Һәм 6 июньдә указ нигезендә ул эшеннән бушатылды.

Бер ай чамасы баш ватканнан соң, башкорт Азамат Сәгыйтов урынына, урыс, Башкортстан президенты улы Урал Рәхимовка якын исәпләнгән, “Башкирэнерго” компаниясе җитәкчесе Николай Курапов куелды. Кайбер белгечләр, аерым алганда, элек, Радий Хәбиров чорында Башкортстан президенты хакимиятендә эшләгән Урал Хәсәнов, Кураповны өскә күтәреп, Мортаза Рәхимов, әлеге дә баягы, варис мәсьәләсен үз файдасына чишәргә тели, ди.

Аның раславынча, Рәхимовларның баштагы кандидатурасы – премьер-министр Раил Сарбаевны Кремльдә өнәмәгәннәре ачыклангач һәм Башкортстанга президент итеп урыс кешесе куелуы ихтималракка әйләнгәч, Мортаза Рәхимов “үз урысын” тәкъдим итәргә уйлаган. Мәскәү мондый хәйләгә ничек карар, билгеле түгел. Шулай да бер нәрсә ап-ачык – Мәскәү белән сатулашучы бүгенге Рәхимов, кичәге “сәяси әзмәвер” түгел. Мөгаен, Кремль үз урысын китерер.
XS
SM
MD
LG