Accessibility links

шимбә, 3 декабрь 2016, Казан вакыты 10:01

“Путин урыс булмаган халыкларның дошманы булуын күрсәтте” дигән шигарьләр астында урам җыеннары дәвам иттерелә.

Чираттагы пикетны да Марат Мөлеков исемендәге татар иҗтимагый үзәге оештырды. Чарага 15-ләп кеше килгән иде.

6 июльдә Тукай һәйкәле янында уздырылган пикет, башкаларыннан аермалы буларак, журналистларны да битараф калдыра алмады. Пикетчылар янында “Яңа гасыр”, “Эфир” каналыннан, Мәскәүнең “Новая газета” басмасыннан да хәбәрчеләр булды.

Пикетка Тукай мәйданы яныннан үтеп йөрүчеләрнең дә күзләре төште. Автобуслар, троллейбуслар тукталышта туктап, пикетчыларның шигарьләрен укырга өлгерде. Әмма пикетчылар тукталышта торучы халыктан яклау тапмады. Пикетчыларны ачыктан-ачык сүгүчеләр дә булды.

“Урысларга караганда татарлар яхшырак яши!”, “Монда торган өчен боларга күпме түләделәр икән?!”, “Җүләрләр”, “Бернәрсә дә майтара алмаячаксыз!”, “Без барыбыз да бертөрле инде” дип әйтүчеләр булды.

“Бер ханым бер генә тел – урыс теле генә булырга тиеш дип әйтте”, ди Ринат Йосыпов.

Татар балалары мәктәпкә бармасын

Пикетны оештыручыларның берсе Зәки Зәйнуллин сүзләренчә, мәктәпләрдә татар теле укытылмаса, татар балаларына мәктәпкә бөтенләй бармау хәерлерәк.

Зәки Зәйнуллин
“Эшсезләрнең 70%-ы югары белемле, дип сөйлиләр. Хәзер безгә югары белем кирәкми. 3-5% кеше генә югары белем алсын. Безгә җирдә эшләүче кеше кирәк. Авылларда җир буш ята, чөнки эшләүче юк”, ди Зәки Зәйнуллин.

Милли хәрәкәт аксакалы, язучы Зәки Зәйнуллин 1989 елда үткәрелгән татар иҗтимагый үзәгенең беренче корылтаенда ук Татарстанда бер тел – татар теле генә дәүләт теле булырга тиеш дигән өндәмә белән чыга.

“Миңа теләктәшлек күрсәтүчеләр булмады. Урыс белән тавыш чыга дип куркалар. 1989 елда ук “бер генә тел булырга тиеш!” дип әйтә башлаган булсак, хәзер дә әйтер идек. Барыбер ике тел калыр иде, әмма татар теленә бәйләнеп ятмаслар иде.

Латышлар 30 елга якын латыш теле генә дәүләт теле булсын дип көрәште. Алар башка бернәрсә дә таләп итмәде. Безнең милли хәрәкәт кискен көрәштән курка”, ди ул.

Шәймиевне гепләргә кирәкми

Пикетчыларның шигарьләрендә Татарстан президенты Миңтимер Шәймиев тә тәнкыйтьләнгән иде. Әмма Зәки Зәйнуллин Шәймиевне беркайчан да сүктермәвен әйтә.

“Ул да татар буларак көрәшә. Аның вазыйфасы бик авыр. Шәймиев бик шәп президент. Урыс куйган президент булгач, урысча эшләгән җирләре дә күп. Ул башкача булдыра алмый. Әмма татарча эшләгән эшләре дә күп. Казан Кирмәне эченә Кол Шәриф мәчетен салып куйды. Хәзер чиркәүләре күренми дә”, ди Зәйнуллин.

Борис Ельцин – фәрештә

Русия президенты Борис Ельцин туксанынчы елларда милли хәрәкәт тарафыннан шактый тәнкыйтьләнгән була. Ринат Йосыпов сүзләренчә, хәзер Ельцин фәрештә булып күренә. Чөнки аның вакытында татар мәктәпләре, уку йорты да ачыла.

“Шулай булса, татарлар Мәскәүгә карата нәфрәт белә яшәмәс. Ә Мәскәүнең хыялы –урыс теле генә булсын, урыс булмаган халыкларның телләре кухняга кереп китсен. Имеш татар теле Русияне тарката. Дөрес түгел. Киресенчә, бөтен телләр булса, бу илдә яшәве күңелле булыр иде. Бөтен байлыгын Мәскәүгә җибәреп торып, хәзер милли мәктәпләр дә ябылсын инде”, ди Ринат Йосыпов.

Пикетка “Мирас” журналы мөхәррире Әхәт Сәхәпов тә килгән иде. Пикетчы – мөхәррир башка зыялыларның татар телен якларга чыкмауларын, аларның хакимият фиркасендә торуларыннан күрә. Сәхәпов Русиядә татар теле икенче дәүләт теле булырга тиеш дип саный.

Пикетта шунысы да күренде: кайбер журналистлар да милли компонент төшереп калдырылган яңа укыту стандартының эчтәлеген белми. Милләтләрне ясалма инкыйразга әзерләү дәвам итсә дә, моңарга каршылык көчәя бара, ди пикетчылар.

фикерләрне күрсәт

XS
SM
MD
LG