Accessibility links

Кайнар хәбәр

Литва 1000 еллыкны бәйрәм итә


Вильнюста Литваның 1000 еллыгына багышланган чаралар үтә. Илнең тарихында беренче тапкыр башкалага бер юлы күп санлы югары дәрәҗәдәге кунаклар килде.

Тантаналарда Дания патшабикәсе, Норвегия патшасы, Швеция патшасы һәм патшабикәсе, Латвия, Финляндия, Польша, Украина, Исландия, Грузия президентлары, Рим папасы вәкиле, башка бик күп илләрнең хөкүмәт башлыклары һәм министрлары катнаша.

Литва дәүләте көнендә билгеләнгән бер вакытта дөньяның 40 илендә Литва гимны башкарылган.

XS
SM
MD
LG