Accessibility links

Кайнар хәбәр

АКШ һәм Русия яңа корал килешүен әзерләде


Русия һәм АКШ белгечләре стратегик коралны киметү турындагы яңа килешүне әзерләде. Килешү ике ил президентларына тәкъдим ителәчәк.

Килешүне әзерләү эше кичә кич тәмамланган. Мәскәү яңа килешүнең шартларының берсе итеп АКШның Европада ракеталардан саклану системасын куясы булган. Вашингтон бу ике мәсьәләнең бер берсенә бер катнашы булмаганын белдергән.
XS
SM
MD
LG