Accessibility links

Кайнар хәбәр

Болгарстанда сайлауда оппозиция җиңде


Якшәмбе көнне Болгарстан парламентына булган сайлауда София мэры Бойко Борисов җитәкчелегендәге урта-уң оппозиция күпчелек тавышларны алды, әмма парламентта күпчелеккә ирешә алмады. Борисовның ГЕРБ фиркасе тавышларның 40% алды.

Премьер-министр Сергей Станишевның социалистлары 18% азрак тавыш алды.

Бу ике партиягә коалиция төзү өчен тагын берәр сәяси көч кирәк булачак. Әлегә хакимиятне бүлешү планнары игълан ителмәде.
XS
SM
MD
LG