Accessibility links

шимбә, 10 декабрь 2016, Казан вакыты 15:57

Хисап: һаваның җылынуы ачлыкка китерәчәк


“Оксфам” халыкара хәйрия оешмасының бүген игълан иткән хисабында “кешелек дөньясына янаган иң зур куркыныч – ачлык булырга мөмкин”, диелгән. Климат үзгәрешләре сәбәпле ел фасыллары үзгәрә, бу уңыш үстерүгә йогынты ясый.

Хисап үсештә алга киткән 8 ил җитәкчеләренең саммиты алдыннан әзерләнде. Италиядә үтәчәк “Зур 8лек” очрашуының көнтәртибендә азык-төлек иминлеге һәм климат үзгәрешләре.

“Оксфам” мәгълүматларына караганда, һаваның үзгәрүе болай да азык җитмәгән илләрдә уңыш алуны катлауландырачак. Моның нәтиҗәсендә кешеләр күченергә мәҗбүр булачак, су байлыклары өчен көрәш башланачак.

XS
SM
MD
LG