Accessibility links

чәршәмбе, 7 декабрь 2016, Казан вакыты 23:12

Федераль Сабантуйга мәдхия


Ульянда узган Сабантуйда катнашучылар бәйрәмгә зур бәя бирә.

Ульян өлкәсендә узган федераль Сабантуйда Башкортстаннан 20-гә якын кеше катнашты. Алар арасында көрәшчеләр, мәдәният әһелләре һәм татар җәмәгатьчелек оешмалары вәкилләре бар.

Салават шәһәрендә яшәүче Әскать Корманаев бәйрәмнән бик канәгать калуын белдерде. Аның сүзләренчә, чара югары дәрәҗәдә оештырылган.

“Үз гомеремдә мондый Сабантуй күргәнем юк иде. Мин татарлыгым белән горурланып кайттым”, диде Корманаев.

XS
SM
MD
LG