Accessibility links

якшәмбе, 11 декабрь 2016, Казан вакыты 05:18

Майор рәшәткә артына ябылды


Октябрьский шәһәрендә милиция майорына мәхкәмә булды.

Октябрьский шәһәрендә менә инде берничә ел Айрат Шәрәфетдинов исемле милиция майорыннан зыян күрүчеләр аңа җәза бирү өчен көрәшеп килде. Майорга сигез гаепләү белдерелгән иде.

Мәхкәмә аның икесен генә таныды. Аларның берсе - Айрат Шәрәфетдиновның төнен берәүнең фатирына кереп, хуҗаны тукмап, айныткычка илтеп ябуы булса, икенчесе - бер хатынның тәрәзәсен ватып йортына керүе.

Әлеге вакыйгалар 2003-2004нче елда ук булган. Октябрьский шәһәре мәхкәмәсе майорны психик чирле дип карар чыгарган булган. Әлеге эшкә Җәзалауга каршы Европа комиссиясенең Русия бүлекчәсе кысылуы белән, майор өч ел ярымга ирегеннән мәхрүм ителде.

XS
SM
MD
LG