Accessibility links

Кайнар хәбәр

Чишмәгә Кече хаҗ


Башкортстаннңы Чишмә районына Кече хаҗ чарасы үтте.

Башкортстанның Чишмә районындагы Хаҗи Хөсәен Бәк төрбәсе яныда ел да мөселманнар җыены уза. Аны икенче төрле “Кече хаҗ” дип атыйлар. Узган якшәмбе шундый җыен узды.

Анда меңгә якын кеше катнашкан. Әлеге чарада катнашып кайткан Уфаның “Ихлас” мәчете имам хатибы Мөхәммәт Галләмов сүзләренә караганда, мөселманнар җыелып намаз укыган. Аннан соң Коръән уку бәйгесе узган. Мөхәммәт Галләмов: “Балалар арасында сәнгәтле итеп изге китапны уку күңелләрне тетрәтте”, дип белдерде.


XS
SM
MD
LG