Accessibility links

Кайнар хәбәр

Чәчмәсә дә, урмаса да Сабан туе Мәскәүдә


Мәскәүдә июль аеның беренче шимбәсендә Сабантуй узды. Тугыз ел элек мондый билгеләнү белән Мәскәү сабан туе гомүм шәһәр бәйрәме, шулай ук татар-башкорт халыкларының уртак бәйрәме буларак игълан ителде.

Шуның өчен әйтеп үтелгән соңгы елларда сабан туе сәхнәсендә дә, Сабантуй бәйрәмендә дә ике халык вәкилләре бәйрәм итә. Бәйрәм кунаклары да күп төрле була. Татарстан белән Башкортстан халкы һәм президентлары исеменнән мәскәүләрне Римма Ратникова һәм Илдус Илешев котлады. Татарстан депутаты Фатих Сибагатуллин котлауларны Дәүләт Думасы рәисе Грызлов исеменнән җиткерде. Ә инде Мәскәү хөкүмәте һәм төбәкара бәйләнешләр, милли сәясәт комитеты исеменнән чыгыш ясаган Юрий Бурцев Сабантуй бәйрәмен иң күп халык катанша торган Мәскәү бәйрәме дип атады.

Бәлки шуның өчендер гомер бакый Сабантуйлары уздырырла торган Измайлов паркыннан күчереп, хәзер инде бәйрәмне Битцадагы атлы спорт комплексында уздырылар. Имеш, Измайлов паркында халыкка урын җитми.

Моннан башка тагын берничә сәбәпне атыйлар. Шуларның берсе - халыкны тәртип бозмасын дип, күздән ычкындырмас өчен. Чөнки паркта агач төбе саен милиция бастырып булмый, ә инде Битца комплексы агачсыз- үләнсез бетон җир булганга күрә бер метр саен солдат белән милиционер куела.


Ә бит Сабантуйлары бернинди исерткечләрсез үткәрелә һәм биредә беркайчан да тәртип бозылу күзәтелми. Битцада уздырылуның тагын бер аңлатмасы бар: Битца комплексы Мәскәү мэры Юрий Лужковның хәләл җефете Батурина кулында, ә инде аренда хакын Мәскәү хөкүмәте үзе түли.

Сабантуеның реҢиссеры Роза Хәбибуллина: «Измайлов паркындагы Сабантуйларын сагынып яши халык. Бу бетон җир өстенә халыкны куып керткәннәр кебек тоям. Әйтерсең без ниндидер резервациядә. Тәртип саклар өчен җайлы дип аңлаталар бу комлпексны. Соңгы елларда халык та күп йөри башлады. Шул ук вакытта сабан туе елдан-ел сәясәткә әверелеп бара», диде.

Ә бит әле дистә еллар гына элек сабан туе татар паркы дип исем алган Измайлов паркында уздырыла иде. Әллә ни бүләкләр дә, арендага акчалар да таләп ителми иде. Көрәштә җиңүче батырга кием-салым белән ислемай бүләк итә иделәр. Ә инде алар бу ислемайны мәйданга халыкка сибә иделәр, шулары истә калган дип сүзен дәвам итте Роза Хәбибуллина.

“Сабан туе халыкның ел буе көтеп алынган бәйрәме. Измайловада уздырылмаса бармыйм диючеләр дә килә сабан туена. Чөнки ул анда дуслары, туганнары белән очраша. Анда нигә баруны аңлатып кына булмый. Татарстан, Башкортстаннан килгән һәм Мәскәүнең дә танылган артистларын алар бит берьюлы бары тик Сабантуйда гына күреп була”, ди ул.


Быел Башкортстаннан Фәйзи Гәскәров исемендәге халык биюләре ансамбле белән бергә, Салават районы үзешчәннәре һәм танылган артистлар 150-дән артык вәкил килгән. Ә инде Татарстан мәскәүләргә быел Чаллы шәһәре һәвәскәрләрен юллаган. Алар да 180-гә якын кеше. Һәм аларның да үз сәхнәсе Башкортстанның башкорт авылы булган кебек , Татарстанның да татар авылы манзаралары бар иде.

Сабан туенда бәйрәмгә килүчеләр арасында тагын бер кунак – кризисның да булуы сизелде. Бигрәк тә бу турыда бәйрәмне оештыручылар белдерә. Ат чабышлары да, мәйдан янына куела торган зур экраннар да, бәйрәм тамашасын ишеттерә торган тавыш зурайткычлар да булмады Мәскәү сабан туенда. Ләкин гүзәл мизгелләре дә бар иде. Шуларның берсе - бәйрәмдә милли киемнәр киеп фотога төшер мөмкинлеге бар иде быел.

Көрәштә әле Мәскәү сабан туенда бер тапкыр да батыр калмаган Рушан Рамазанов беренче урынга чыкты. Ул узган еллар Мәскәү һәм Мәскәү өлкәсе чемпионы булган Максим Афонинны җилкәсенә яткырды. Кризис дисәк тә, көн бик үк җылы булмаса да бәйрәм бәйрәмчә узды. Ә инде халык киләсе елга бәлки сабан туе Измайлов паркында узар дигән өмет белән таралышты.
XS
SM
MD
LG