Accessibility links

Кайнар хәбәр

Синҗанда тәртипсезлекләр дәвам итә


Кытайның төньяк-көнбатышындагы Синҗан-Уйгыр районы үзәге булган Өремче каласында тәртипсезлекләр дәвам итә. Йөзләгән кытай кешесе полициягә каршы көч кулланган, дип хәбәр ителә.

Ике көн элек уйгырларның тыныч урам җыенын көч белән тарату нәтиҗәсендә 156 кеше һәлак булган, 800ләп кеше яраланган. Кытай полициясе 1400ләп кешене кулга алган.

Дүшәмбе көнне ризасызлык чаралары уйгырлар яшәгән тагын бер шәһәрдә, Кашгарда узган. Киеренкелекнең сәбәбе итеп Кытайның төбәктә кеше хокукларын бозуы һәм уйгырлыр белән кытайлар арасындагы низаклар атала.
XS
SM
MD
LG