Accessibility links

Казанда туган язучы Аксенов Мәскәүдә җирләнәчәк


Озак авырудан соң кичә 77 яшендә танылган язучы Василий Аксенов вафат булды. Үзен "Русиянең советларга каршы язучысы" дип атаган Аксеновның "Мәскәү хикаясе", "Кырым утравы", "Марокко әфлисүннәре" кебек әсәрләре киң танылган.

1979 елда Аксенов "Метрополь" җыентыгын оештырып аны АКШта бастырды. 1980 елда аның совет ватандашлыгы тартып алынды һәм язучы АКШка китте. Аксеновның китаплары Русиядә 1990 елдан соң басыла башлады.

Ике ел Казанда "Аксенов-фест" дип аталган әдәби-музыкаль фестиваль үтә. Аның беренчесе 2007 елда язучының 75 еллыгына багышланган иде. Икенче чарага язучы авыруы сәбәпле инде килә алмаган.

2008 елда Казан шәһәр думасы Аксеновка "Казанның дәрәҗәле кешесе" исемен бирде.
XS
SM
MD
LG