Accessibility links

җомга, 9 декабрь 2016, Казан вакыты 22:16

Күренекле рус язучысы Василий Аксенов 77 яшендә Мәскәүдә вафат булды. Аның исемендәге III фестиваль Казанда көз айларында булачак.

Бу хакта “Азатлык” радиосына Казан шәһәре башкарма комитеты матбугат үзәге вәкиле Ләззәт Хәйдәров хәбәр итте. Аның әйтүенчә, шәһәр башлыгы Илсур Метшин язучының вафатыннан соң III фестиваль һичшиксез үтәчәк дип белдергән.

Беренче “Аксенов-фест” фестиваленә язучы үзе дә килгән иде. Авыру сәбәпле икенчесендә катнаша алмады. “Гомүмән фестивальләрнең зыяны юк. Рус әдәбияте, дөнья әдәбияте белән таныш булуның беркемгә дә зыян иткәне юк. Анда күбрәк безнең рус телендә язучы яшьләр катнаша. Беренчесенә килгәч ул үзе шигырьләрен дә укыган иде.

Ә икенчесендә “Октябрь” журналы вәкилләре дә катнашты. Аннан соң Казан язучыларының, шулай ук минем үземнең дә хикәямне тәрҗемә итеп чыгарган иделәр. Ул санда күбрәк рус телендә язучыларның әсәрләре иде. Ләкин, барыбер “Октябрь”нең тиражы кечкенә булса да, интернет аша Казанны күпмедер дөньяга таныткандыр дип күңелне юатырга кала”, ди язучы Ркаил Зәйдулла.

Аксеновны Казанның үзенә күрә бер әдәби билгесе, ягъни бренды итеп күтәрә башлауны Ркаил Зәйдулла хуплый. Гомумән, әдәбият даирәләрендә аның исеме яхшы таныш, ди ул.

Василий Аксеновның “Звездный билет” әсәре исеме белән рус телле яшь язучылар арасында җиңүчеләргә фестивальдә бүләкләр дә тапшырыла башлады. “Звездный билет” узган гасырның 60 елларында “Юность” журналында басыла һәм Аксеновны таныта. Ул вакыттагы бер катлау яшьләрнең иң мөкиббән киткән, культ әсәренә әйләнә ул, дип белдерә Татарстан язучылар берлегенең рус әдәбияты бүлеге җитәкчесе Луиза Гәзизова.

“Ул вакытта аның бу әсәре яңа сулыш кебек була. Ул бит шундый стилягалар дигән социаль төркемгә караган. Мисал өчен әле күптән түгел шундый “Стиляги” дигән фильм да дөнья күрде. Әлеге төркемгә керүчеләр ул вакытта алай күп тә булмаган. Бөтен ил шул рәвешле яшәгән дип тә әйтеп булмый.

Үз даирәсе өчен Аксенов үзенчә быргычы булган. Язучы буларак ул күренекле әдәбиятчы. Аның теле образлы һәм бик үтемле. Студент елларында миңа аның “Юность” журналында басылган “Остров Крым” дигән әсәре бик ошый иде”, ди Лилия Гәзизова.

Узган гасырның 70 елларында “саллы әдәбиятчылар”ның Аксеновка карашлары үзгәрә. Аны басмый башлыйлар. Нәкъ шул еларда аның “Ожог” әсәре языла. 1979 елда бер төркем язучылар белән ул “Метрополь” альманахын оештыра. Бу басманы совет цензурасы тыя. “Метрополь” Кушма Штатларда басыла. Шау-шу туа. Шуннан соң Аксенов Советлар язучылар берлегеннән чыгып АКШка китә.

2004 елга кадәр ул Кушма Штатларда төрле университетларда рус әдәбиятын укыта. “Московская сага” трилогиясен, “Скажи изюм” һәм башка әсәрләрен яза.

Лилия Гәзизова, Аксенов үз вакытының рухын тоя алды, әмма ул киң катлау язучысы түгел иде, аның үз укучылары булды, дип белдерә. Аксеновның бер генә әсәре дә татар теленә тәрҗемә ителмәүгә мөнәсәбәттә Гәзизова, татар укчысы русча яңлый бит дигән фикердә тора.

“Нәрсәгә тәрҗемә итергә, без барыбыз да русча аңлыйбыз, дип әйтәләр. Балалар өчен генә тәрҗемә итсәң дә, ул бит әдәбиятнең дәрәҗәсен күрсәтә. Аксеновның да Советлар вакытында монда яшәгәндә яшьләр өчен язган әйберләре бар. “Звездный билет” яшьләргә кагыла. Тәрҗемә эше мәдәниятнең кимәлен күрсәтә торган әйбер”, ди Ркаил Зәйдулла.

Василий Аксенов 1932 елда Казанда туа. Әнисен кулга алганда аңа 5 яшь тә тулмаган була. Аннан соң партия хезмәткәре булган әтисен кулга алалар. Балачагы әбисе белән уза. Әнисе Евгения Гизбур чакыргач Магаданга китә.

Әгәр дә Василий Аксеновны да утырта калган очракта, әнисе аңа исән калуга мөмкинлек зуррак булыр дип, табиплыкка укырга тәкъдим итә. Әти-әнисе хөкем ителгән кешеләр булганга аны Казан медицина институтының беренче курсыннан ук куып чыгаралар. Сталин үлгәч кенә ул Мәскәүгә барып кабат укуын дәвам итергә рөхсәт алуга ирешә һәм Ленинград медицина институтына күчерүләрен сорап гариза яза.

“Татар язучылары авылда туа, шәһәрдә үлә. Авылда туган язучылар өчен Аксенов геройлары дөньясы, бәлки, алай ук якын да түгелдер”, ди Лилия Гәзизова.

“Аның бала-чагы Рөстәм Кутуйлар белән бергә үткән. Автобиографиясенә кагылышлы хикәяләрендә Рөстәм Кутуйны телгә алган. Кутуйның да аңа багышланган шигырьләре бар. Хикәяләрендә дә телгә ала ул аны.

Мин аның иҗатында татар әдәбиятенә, татар мәдәниятенә кагылышлы мотивлар бик күрмәдем. Гомумән, татар мәдәнияте, әдәбияте белән таныш булды микән ул? Ләкин дөнья мәдәниятендә аның үз урыны бар”, ди язучы Ркаил Зәйдулла.

XS
SM
MD
LG